УСТАВ (на татарском языке)

 

Игътибар!

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 

 

   Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгы каршындагы Дәүләт теркәү палатасы тарафыннан 1999 елның, 14 июлендэ теркәлде Теркәү турында таныклык № 856/н Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Дәүләт теркәү палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы

                  Г.А.Абдрахманова

 

«Татарстан — новый век» - «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең гамәлгә кую съезды тарафыннан 1999 елның 3 июлендэ расланды

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Дәүлэт теркәү палатасы тарафыннан 2002 елның 4 февралендәүзгәрешләре һэм өстэмәләре белән бергә теркәлде. Теркәү турында таныклык № 856/н- 1                    Г.А.Абдрахманова

 

 «Татарстан — новый век» - «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең IV съезды тарафыннан 2001 елньщ 22 декабрендә расланды.

                  Ф.Х.Мөхәммәтшин

 

Уставка кертелгән үзгәрешләрне һэм өстэмәләрне дәүләт теркәве турында карар Федераль теркәу хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе тарафыннан 2005 елның 19 апрелендә кабул ителде.

Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына 2005 елныц 25 апрелендә 2051600016932 дәуләт теркәү номеры белән кертелде.

Төп дәуләт теркәү номеры 1021600016932

Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары

                  Г.А.Абдрахманова

2005 елның, 29 апреле

 

Үзгәрешләр һэм өстәмәләр «Татарстан — новый век» - «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең VI съезды тарафыннан 2004 елның 3 июлендә расланды

                  Ф.Х.Мөхәммәтшин

 

«ТАТАРСТАН - НОВЫЙ ВЕК» - «ТАТАРСТАН - ЯҢА ГАСЫР»
РЕСПУБЛИКА И
ҖТИМАГЫЙ ХӘРӘКӘТЕ

УСТАВЫ

 

Казан – 2005

 


 

Игътибар! 

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 


I.   Гомуми нигезләмәлер

1.1.«Татарстан — новый век» - «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте (алга таба — Хәрәкәт) Татарстан Республикасы күпмилләтле халкы гражданнарының, җәмгыятьтә гармонияле, акылга ярашлы, социаль яктан нәтиҗәле яшәеш әшчәнлеген тәэмин итүөчен төзелгән ихтыярый, үзидарәле, гавами, иҗтимагый берләшмэсе ул.

1.2.Хәрәкәт Татарстан Республикасы Конституциясенә, Россия Федерациясе Конституциясенә, гамәлдәге законнарга һәм әлеге Уставка таянып эш итә.

Хәрәкәт үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыра.

1.3.Хәрәкәт дәүләт теркәвенә алынган көннән юридик зат булып таныла, үз мөлкәтенэ ия була, аның мөстәкыйль балансы, банк учреждениеләрендә рубльләрдәһәм валютада исәп-хисап һәм бүтән төрле счетлары була.

Хәрәкәт үз исеменнән мөлкәти һәм мөлкәти булмаган шәхси хокуклар алырга, үз өстенә йөкләмәләр алырга, шартнамәләр һәм контрактлар төзергә, судта, арбитраж судта һәм арадашчы дәгъвачы һәм җавап тотучы булырга, үзенең исеме язылган түгәрәк мөһерен, штампын, эмблемасын, бланкларын, символикасын һәм законда билгеләнгән тәртиптә расланучы башка реквизитларын булдырырга хокуклы.

1.4.Хәрәкәт үз йөкләмәләре буенча үзенең акчалары һәм мөлкәте белән җавап бирә, аның мөлкәте бурыч түләтүөчен алынырга мөмкин. Дәүләт һәм Хәрәкәттә катнашучылар Хәрәкәтнең йөкләмәләре буенча җавап бирмиләр, ә Хәрәкәт дәүләтнең, Хәрәкәттә катнашучыларныңһеәул төзегән юридик затларның йөкләмәләре буенча җаваплы булмый.

1.5.Хәрәкәтнең русча атамасы: «Татарстан — новый век», кыскача ТНВ. Хәрәкәетнең татарча атамасы: «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте, кыскача ТЯГ.

Рәсми әш кәгазьләрен алып баруда ике атама да бертигез көчкә ия.

1.6.Хәрәкәтнең даими әшләүче җитәкче органының урнашкан урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.


 


 

Игътибар!  

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 


П.  Хәрәкәт әшчәнлегенең  максатлары, предметы һәм принциплары

2.1.Хәрәкәтнең төп максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: җәмгыятьтә иҗтимагый һәм гражданнар килешүенә ирешүөчен җәмгыятьнең сәяси, иҗтимагый һәм икътисадый тормышында катнашу; гражданнарның сәяси ихтыярын формалаштыруга йогынты ясау юлы белән җәмгыятьнең сеяси тормышында катнашу; кандидатлар күрсәтүһәм аларның сайлау алды агитацияләрен оештыру ярдәмендә дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларда катнашу; әлеге органнарны оештыруда һәм аларныңэшчәнлегендә катнашу.

Хәрәкәт Татарстан Республикасы гражданнарына лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәәмин итүөчен шартлар тудырырга ярдәм итәһәм җәмгыять белән, экстремизмга өндәми торган һәм демократик принциплар яклы барлык партияләр һәм сәяси хәрәкәтләр, башка иҗтимагый берләшмәләр белен даими рәвештә эләмтәдә тора.

2.2.Устав максатларына ирешүөчен Хәрәкәт гамәлдәге законнар нигезендә тубәндәге төп бурычларны (эшчәнлек предметын) тормышка ашыра:

- XXI гасыр демократик җәмгыятен төзәргә ярдәм итүне, мондый җәмгыятьтә демократик дәүләт, ышанычлы хокук

тәртибе һәм базар икътисады бары бер генә диктатка - хокук диктатына гына юл куя;

-      барлык иҗтимагый-сәяси институтлар, дәүләт хакимияте һәм дәүләт идарәсе органнары белен хезмәттәшлек итүнең тотрыклы, ышанычлы механизмнарын булдыру;

-      кеше хокукларын, аның шәхси иминлеген, сәламәтлеген, абруен һәм мөлкәтен яклауның нәтиҗәле системасын булдыру өчен шартлар тудырырга ярдем иту;

Татарстан Республикасының күпмилләтле халкын берләштерү, барлык милләт вәкилләрен бертөрле күреп һәм кешеләрнең профессиональ сыйфатларын алга куеп, аларга төрле эшчәнлек өлкәләрендә уү-үзләрен күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдем иту.

2.3. Хәрәкәт үз эшчәнлеген түбәндәге демократик принциплар нигезендә оештыра:

-      ихтыярыйлык, үзидарә идеяләр бердәмлеге, законлылык һәм катнашучыларның тигез хокуклылыгы;

-      җитәкче органнарнын, түбәннән югарыга кадәр сайланып куелуы;

җитәкче органнарның эшенде коллегиальлек һәм хәбәрдарлык;

-      кадрлар әзерләгәндә фикерләрне, карашларны ирекле бәян итү хокукы һәм ул карарларны утәгәндә гамәлләр берлеге;

-      Хәрәкәттә катнашучыларның программа нигезлэмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча мәгълүматлы булулары.


III.  Хәрәкәтнең хокуклары

3.1. Хәрәкәтнең программа максатларына ирешү һәм Устав бурычларын гамәлгә ашыру өчен Хәрәкәт түбәндәге хокуклы:

– гамәлдәге законнарда каралган тәртиптә сайлау кампанияләрендә катнашырга;

    үз эшчәнлеге турында ирекле рәвештә мәгълүмат таратырга;

– дәүләт хакимиятенең республика һәм җирле органнары, җирле үзидарә органнары карарларын әзерләүдә законнарда билгеләнгән тәртиптә катнашырга;

массакүләм мәгълүмат чараларын гамәлгә куярга һәм нәшерлек эшчәнлеген гамәлгә ашырырга;

– җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урамда күмәкләшеп йөрүләр һәм пикетлар уздырырга;

дәүләт хакимияте һәм дәүләт идарәсе органнарында, суд һәм бүтән хокук саклау органнарында үз хокукларын, катнашучыларның, шулай ук башка гражданнарның законлы мәнфэгатьләрен чагылдырырга һәм якларга;

-                иҗтимагый берләшмәләрне гамәлгә куярга;

-  иҗтимагый берләшмәләргә керергә;

Устав эшчәнлеге мәсьәләләре буенча халыкара элемтәләр урнаштырырга;

-  коммерциячел булмаган оешмалар төзәргә;

-  структур буләкчәләр: оешмалар, булекләр һәм филиаллар, вәкиллекләр төзергә;

хуҗалык                                              җәмгыятьләре                                         һәм                         хуҗалык

ширкәтләре төзергә;

Устав максатларына ирешүөчен һәм Хәрәкәт эшчәнлегенең максатлары нигезендә эшкуарлык эшчәнлеге алып барырга. Хәрәкәтнең эшкуарлык эшчәнлегеннән алына торган керемнәре Хәрәкәттә катнашучылар арасында бүленә алмый һәм алар бары тик Устав бурычларын гамәлгә ашыру өчен генә тотыла. Эшкуарлык эшчәнлеге Устав максатларына ирешүһәм бурычларны үтәү өчен кирәк булган кадәр гамәлгә ашырыла;

-  Устав максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру буенча эшкуарлык эшчәнлеге башкару өчен билгеләнгән тәртиптә мөлкәт сатып алырга;

Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе территорияләрендә, шулай ук чит илләрдә физик һәм юридик затлар белән законнарда һәм әлеге Уставта тыелмаган теләсә нинди алыш-биреш гамәле һәм бүтән терле юридик- хокукый кулланылышлы актлар башкарырга.

Лицензияләнергә тиешле эшчәнлек төрләрен Хәрәкәт тиешле лицензияне билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштергәннән соң гына гамәлгә ашыра ала.


 

Игътибар! 

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 

IV. Хәрәкәтнең вазыйфалары

4.1. Хәрәкәт түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:

- Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе законнарын, халыкара хокукның гомумтанылган принципларын һәм нормаларын, шулай ук әлеге Устав нормаларын үтәргә;

- үз мөлкәтеннән файдалану турында ел саен хисап бастырып чыгарырга йә әлеге хисап белән танышу мөмкинлеген тәәмин итәргә;

- үз эшчәнлеген дәвам итү турында Татарстан Республикасының аны теркәгән органына ел саен хәбәр итәргә;

-                     Татарстан Республикасының аны теркәгән органы таләбе буенча Хәрәкәтнең житәкче органнары һәм урындагы затлары карарларын, шулай ук үз эшчәнлеге турында     салым органнарына бирелә торган белешмәләр күләмендә еллык хисапларны һәм квартал хисапларын бирергә;

– Хәрәкәтне дәүләт тарафыннан теркәү турында карар кабул иткен орган вәкилләрен Хәрәкәт уздыра торган гамәлләрдә катнаштырырга.

 


 

Игътибар! 

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 

V. Хәрәкәт не гамәлгә куючылар, анда катнашучылар, аларның хокуклары һәм вазыйфалары

5.1 Иҗтимагый берләшмәләрдә катнашу хокукы булмаган затлардан гайре, 18 яше тулган Татарстан Республикасында яшәүче Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук юридик затлар – Хәрәкәтнең максатларын һәм бурычларын, аның Уставын танучы иҗтимагый берләшмәләр – Хәрәкәтне гамәлгә куючылар була алалар.

5.2 Иҗтимагый берләшмәләрдә катнашу хокукы булмаган затлардан һәм законда махсус күрсәтелгән иҗтимагый берләшмәләрдән гайре, 18 яше тулган Татарстан Республикасында яшәүче Россия Федерациясе гражданнары, юридик затлар – Хәрәкәт Программасын һәм Уставын танучы һәм хуплаучы, аның эшендә катнашучы иҗтимагый берләшмәләр – Хәрәкәттә катнашучылар була алалар.

5.3 Хәрәкәттә катнашу ихтыярый рәвештә башкарыла һәм ул граждани ирекләрне кысрыкламый.

5.4 Хәрәкәттә катнашучылар составына алу турындагы карар түбәндәгечә кабул ителә:

– физик затлар буенча – Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы йә, Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы булмаганда, Хәрәкәтнең Сәяси советы;

– юридик затлар (иҗтимагый берләшмәләр) буенча Хәрәкәтнең Сәяси советы тарафыннан.

5.5 Хәрәкәттә катнашу Хәрәкәттә катнашучылар составыннан чыгу яисә чыгарылу юлы белән туктатыла.

Хәрәкәттән чыгу физик затның гаризасы нигезендә ихтыярый йә юридик затның (иҗтимагый берләшмәнең) вәкәләтле карары буенча гамәлгә ашырыла.

Хәрәкәттә катнашучылар Устав вазыйфаларын үтәмәгән өчен Хәрәкәттә катнашучылар составыннан чыгарылырга мөмкин.

Юридик затларны (иҗтимагый берләшмәләрне) Хәрәкәттә катнашучылар составыннан чыгару турындагы карарны Хәрәкәтнең Сәяси советы кабул итә, ә физик затларны чыгару турындагы карарны Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы йә, Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы булмаганда, Хәрәкәтнең Сәяси советы кабул итә.

5.6 Хәрәкәтне гамәлгә куючылар һәм анда катнашучылар бертигез хокукларга һәм вазыйфаларга ия.

Хәрәкәтнең   һәр гамәлгә  куючысы, һәр катнашучысы түбәндәгеләргә хокуклы:

-                     уз фикерен ирекле белдерергә, Хәрәкәтнең теләсә нинди мәсьәләсе буенча фикер алышырга;

-                     гомуми җыелышларда катнашырга;

-                     Хәрәкәт һәм аның территория булекләре җитәкче органнарының ачык утырышларында катнашырга;

-                     Хәрәкәтнең һәм аның булекләренең җитекче һәм контроль-ревизия органнарына сайларга һәм сайланырга;

-                     сайлау кампанияләрендә катнашырга, гамәлдәге законнарда каралган тәртиптә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына Хәрәкәттән күрсәтелгән кандидатларга ярдәм итәргә;

-                     Хәрәкәтнең эшчәнлеге һем планлаштырыла торган гамәлләре турында мәгълүмат алырга;

-                     Хәрәкәт гамәлләрендә катнашырга;

-                     Хәрәкәт  яклавыннан           һәм         ярдәменнән файдаланырга;

-                     Хәрәкәткә матди чаралар белән ярдәм итәргә;

-                     Хәрәкәттән тоткарлыксыз чыгарга.

5.7 Хәрәкәтнең гамәлгә куючылары һәм катнашучылары бертигез вазыйфаларга ия. Хәрәкәтнең гамәлгә куючылары һәм катнашучылары тубәндәгеләрне үтәргә тиеш:

- Хәрәкәт Уставын үтәргә;

- Хәрәкәтнең программа максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга ирешергә;

- Хәрәкәтнең максатларын һәм бурычларын пропагандаларга, җәмгыятьтә аның йогынтысын киңәйтүгә булышырга;

- Хәрәкәтнеңҗитәкче органнары карарларын үтәргә.

 

 

VI. Хәрәкәтнең оештыру структурасы. Аныңҗитәкче һәм контроль-ревизия органнарын төзү тәртибе

6.1 Хәрәкәт административ-территориаль принцип буенча территория булекләрен һәм Хәрәкәтнең территория булекләренә керүче җирле булекләрне, шулай ук Хәрәкәтнең вәэкиллекләрен төзи ала.

Территория булекләре Хәрәкәтнең структур булекчәләрен - җирле булекләрен төзи ала.

6.2 Хәрәкәтнең иң югары җитәкче органы — съезд (конференция), ул Хәрәкәтнең Сәяси советы тарафыннан кирәк булган саен, әмма кимендә дүрт елга бер мәртәбә чакырыла.

Чираттан тыш съезд (конференция) Хәрәкәтнең Сәяси советы рәисе инициативасы белән яисә Хәрәкәтнең территория булекләренең яртысыннан күбрәге таләбе буенча чакырылырга мөмкин.

Съездда (конференциядә) сайланган делегатларның кимендәөчтән икесе катнашса, ул тулы вәкаләтле булып санала.

6.3 Съездның (конференциянең) үз компетенциясендәге карарлары съездда (конференциядә) катнашучы делегатларның кимендәөчтән икесе тавышы белән кабул ителә.

Съезд (конференция) карарларын хуплап анда катнашучы делегатларның яртысыннан кубрәге тавыш бирсә, алар кабул ителгән дип санала.

Съезд (конференция) карарларын кабул иткәнде тавыш бирү рәвеше делегатлар тарафыннан билгеленә.

Съездда (конференциядә) дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары вәкилләре, иҗтимагый, сәяси берләшмәләрнеңһәм хәрәкәтләрнең, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашырга мөмкин.

Съезд (конференция) Хәрәкәтнеңҗитәкче органнары вәкаләтләренә керә торган теләсә нинди мәсьәләне карарга хокуклы.

6.4     Хәрәкәт             съезды (конференциясе) компетенциясенә генә тубәндегеләр керә:

- Хәрәкәт Уставын кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;

-Хәрәкәтнең программа максатларын һәм бурычларын билгеләүче документ кабул итү, аңа узгерешләр һәм өстәмәләр кертү;

Хәрәкәт эшчәнлегенеңөстенлекле юнәлешләрен, аның мөлкәтен булдыру һәм аннан файдалану принципларын билгелеү;

Хәрәкәтнең Сәяси советын һәм Контроль комиссиясен сайлау;

-Хәрәкәтнең Сәяси советы һәм Хәрәкәтнең Контроль комиссиясе хисапларын тыңлау һәм раслау;

депутатлыкка кандидатларны хуплау турында карарһәм гамәлдәге законнарга, әлеге Уставка каршы килмәслек башка карарлар кабул иту;

-Хәрәкәтне үзгәртеп кору һәм (яисе) бетеру турында карарлар кабул итү.

6.5 Съездлар             (конференцияләр) арасындагы чорда 4 елга Хәрәкәт эшчәнлеген тәэмин итүһәм аларның карарларын гамәлгә ашыру буенча эшләр оештыру өчен Хәрәкәтнең  Сәяси советы сайлана.

6.6 Хәрәкәтнең Сәяси советының санлы составы, тавыш бирү рәвеше съезд (конференция) делегатлары тарафыннан билгеләнә.

6.7 Хәрәкәтнең Сәяси советы Хәрәкәтнең даими эшләүче җитәкче коллегиаль органы була. Съездлар (конференцияләр) арасындагы чорда Хәрәкәтнең Сәяси советы:

- Хәрәкәт эшчәнлеген тәэмин итә;

- Хәрәкәт съездларын (конференцияләрен) чакыра, көн тәртибен, вәкиллекләр нормасын һәм делегатларны сайлау тәртибен билгели;

Хәрәкәтнең эчке һәм тышкы сәясәте мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерли;

-Хәрәкәтнең Сәяси советы эшчәнлеге турында хисапны съездда (конференцияде) фикер алышуга һәм раслауга тәкъдим итә;

Сәяси совет рәисен сайлый һәм Сәяси совет рәисе тәкъдиме буенча аның урынбасарларын һәм Сәяси совет Президиумын сайлый;

-Хәрәкәтнең региональ координация советлары рәисләрен раслый;

- Хәрәкәт исеменнән сайлау комиссияләре әгъзаларын билгелеп кую өчен тәкъдим итә;

- Хәрәкәт исеменнән аның хокукларын гамәлгә ашыра һәм юридик зат вазыйфаларын үти;

- Хәрәкәтнең сметаларын һәм хиеапларын, еллык финанс планнарын төзи һәм раслый;

- Хәрәкәтнең мөлкәтәһәм акчалары белән эш итә;

- үзенең структур булекчәләрен төзүһәм аларның эшчәнлеген туктату турында карар кабул итә;

- Хәрәкәттә катнашучы юридик затларны - иҗтимагый берләшмәләрне, шулай ук Хәрәкәтнең территория булеге булмаган очракта физик затларны Хәрәкәттә катнашучылар составына алу һәм аннан чыгару турындагы мәсьәләләрне карый;

- Хәрәкәт исеменнән рәсми мәрәҗәгатьләр, белдерүләр һәм резолюцияләр кабул итә;

- Хәрәкәтнең символикасын раслый;

- Хәрәкәтнең Сәяси советының Башкарма комитетын төзү турында карар кабул итә;

Хәрәкәтнең Сәяси советы рәисе тәкъдиме буенча Башкарма комитет рәисен һәм баш бухгалтерын раслый һәм аларны вазыйфаларыннан азат итә;

-Башкарма комитетның эш планнарын раслый һәм аларның утәлеше турында Башкарма комитет рәисе хисабын тыңлый;

-Сәяси советның Башкарма комитеты рәисе тәкъдиме буенча Башкарма комитетның штат структурасын раслый;

-башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлгә ашыра.

 

6.8 Хәрәкәтнең         Сәяси советы утырышлары Сәяси совет рәисе тарафыннан йә Сәяси совет әгъзаларының кимендә өчтән бере таләбе буенча елга кимендә ике мәртәбә чакырыла һәм, әгер аларда Хәрәкәтнең Сәяси советының кименде өчтән икесе катнашса, тулы вәкаләтле булып санала. Карарлар Сәяси совет әгъзаларының гади күпчелек тавышы белән кабул ителә. Тавыш биру рәвеше Сәяси совет тарафыннан билгеләнә.

 

6.9Хәрәкәтәнең,       аның Сәяси советының эшенә турыдан - туры җитәкчелек итүне Сәяси совет рәисе башкара. Рәис булмаганда, аның вазыйфаларын урынбасарларының берсе башкара.

Хәрәкәтнең Сәяси советы рәисе:

барлык юридик һәм физик затлар белен узара мөнәсәбәтләрдә ышанычнамәсез генә Хәрәкәтнең мәнфәгатьләрен чагылдыра;

чираттан тыш съездны (конференцияне), Хәрәкәтнең Сеяси советы утырышларын җыюны игълан итәһәм аларда рәйслек итә;

Сәяси совет Президиумы әгъзалары урынына кандидатларны, Башкарма комитет рәисе һәм баш бухгалтер кандидатураларын Сәяси советка тәкъдим итә;

-Хәрәкәтнең Сәяси советының Башкарма комитеты эшчәнлеген җайга сала;

-Хәрәкәт исеменнән рубльләрдәһәм чит ил валютасында счетлар ача, кирәк булса, аларны яба;

-баш бухгалтер белән бергә план-финанс документларына имза сала;

ышанычнамәләр бирә, документларга имза сала;

Хәрәкәтнең мөлкәте һәм акчалары белән үз компетенциясе чикләрендә эш итә;

башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлге ашыра.

 

6.10 Утырышлар арасындагы чорда Хәрәкәтнең Сәяси советы вәкаләтләрен аның Президиумы башкара. Президиум Сәяси совет әгъзалары арасыннан 4 елга сайлана. Аның санлы составы, тавыш биру рәвеше Сәяси совет тарафыннан билгеләнә.

 

6.11Хәрәкәт Сәяси советының Башкарма комитеты агымдагы әшләрне оештыру өчен Сәяси совет тарафыннан аның гамәлдә булу чорына төзелә. Хәрәкәт Сәяси советының Башкарма комитеты эшчәнлеге Башкарма комитет рәисенең турыдан-туры җитәкчелегендә гамелгә ашырыла.

Башкарма комитет:

-                     Хәрәкәтнеңҗитәкче органнары карарларыныңүтәлешен тәэмин итә;

-                     Сәяси совет, аның Президиумы утырышларын әзерләүне оештыра;

-                     Башкарма комитетның әш планнарын һәм аларның үтәлеше турында хисапны Хәрәкәтнең Сәяси советына

(Президиумына) раслауга тәкъдим итә;

-                     Хәрәкәтнең әлеге Уставта каралган максатларына ирешү һәм бурычларын үтәү буенча гамәли эшчәнлек башкара;

-                     Хәрәкәтнең структур бүлекчәләрен исәпкә алып бара;

-                     Хәрәкәтнең Сәяси советы рәисе карамагындагы финанс- хуҗалык эшчәнлеген алып бару функцияләрен башкара;

башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлге ашыра.

Яллау буенча эшләуче хезмәткәрләргә карата хезмәт һәм социаль иминләштерү турында гамәлдәге законнар кулланыла.

6.12. Контроль-ревизия органы Хәрәкәтнең Контроль комиссиясеннән гыйбарәт.

Хәрәкәтнең Контроль комиссиясе Хәрәкәт съезды (конференциясе) тарафыннан 4 елга сайлана. Санлы составы һәм тавыш бирү рәвеше съезд (конференция) делегатлары тарафыннан билгеләнә. Контроль комиссиясе рәисе аның утырышында сайлана.

Хәрәкәтнең Сәяси советы әгъзалары Хәрәкәтнең Контроль комиссиясенә керә алмыйлар.

Хәрәкәтнең Контроль комиссиясе:

Хәрәкәт акчаларының дөрес тотылышын һәм финанс- хуҗалык эшчәнлегенең дөрес алып барылуын тикшереп тора;

Хәрәкәт акчалары тотылысшына кимендә елга бер мәртәбе ревизия уздыра;

ревизия, тикшерү нетиҗәләре турында Хәрәкәтнең Сәяси советына, Сәяси совет рәисенә даими рәвештә хәбәр итеп тора, сметадан файдалану турында ел саен бәяләмә бирә;

– үзенең эшчәнлеге турында Хәрәкәт съездында (конференциясендә) хисап тота. Контроль комиссиясе, әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашса, комиссия әгъзаларының гади күпчелек тавышы белән карарлар кабул итәргә хокуклы була. Тавыш биру рәвеше Хәрәкәтнең Контроль комиссиясе тарафыннан билгеләнә.

 


 

Игътибар! 

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 

VII.  Хәрәкәтнең структурасы

7.1. Хәрәкәтнең        структурасы          Татарстан

Республикасының административ-территория бүленешеннән чыгып төзелә.

Аңа территория бүлекләре һәм җирле бүлекләр керә. Хәрәкәтнең территория бүлекләре Татарстан Республикасының бер районы, шәһәре территориясе чиклерендә төзелә.

Территория бүлекләре гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә юридик зат хокукларын алырга мөмкин.

 

7.2 Хәрәкәтнең территория бүлекләре:

-                     әлеге Уставны, Хәрәкәт съездының (конференциясенең) һәм Сәяси советының карарларын үтәүне тәэмин итәләр;

-                     Хәрәкәт съездына (конференциясенә) делегатлар күрсәтүне гамәлгә ашыралар;

-                     Хәрәкәтнең территория булекләре конференцияләрен уздыралар, аларда ике елга Хәрәкәтнең территория бүлеге Советын һәм аның рәисен, территория булегенең Контроль комиссиясе әгъзаларын сайлыйлар.

 

7.3Территория бүлегенең иң югары җитәкче органы территория конференциясе була.

Территория конференциясе Хәрәкәтнең территория бүлеге советы тарафыннан кирек булган саен, әммә кименде ике елга бер тапкыр чакырыла.

Хәрәкәтнең территория конференциясене вәкиллекләр нормасы территория бүлеге Советы тарафыннан билгеләнә.

Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы рәисе инициативасы белән, шулай ук Хәрәкәтнең территория бүлегендә катнашучыларның яисә Хәрәкәтнең территория бүлеге составына керүче җирле бүлекләрнең күпчелеге таләбе буенча Хәрәкәтнең территория булеге Советы тарафыннан чираттан тыш территория конференцияләре чакырылырга мөмкин.

Хәрәкәтнең территория конференциясендә территория бүлегендә катнашучыларның (делегатларның) кимендәөчтән икесе катнашса, ул тулы хокуклы булып санала.

Хәрәкәтнең территория конференциясе карарлары өчен, законда махсус күрсәтелгән очраклардан тыш, конференция делегатларының (анда катнашучыларның) яртысыннан күбрәге хуплап тавыш бирсә, алар кабул ителгән дип санала. Тавыш бирү рәвеше территория конференциясе делегатлары (анда катнашучылар) тарафыннан билгеләнә.

Территория конференциясе территория бүлегенеңтеләсә нинди эчке эшчәнлеге мәсьәләләрен карарга хокуклы.

 

7.4. Хәрәкәт бүлегенең территория конференциясе компетенциясенә генә тубәндәгеләр керә:

- Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы һәм Контроль комиссиясе әгъзаларын ике елга сайлау;

- Хәрәкәтнең территория бүлеге Советыныңһәм Контроль комиссиясенең хисапларын карау һәм раслау;

- Хәрәкәт съездына (конференциясенә) делегатлар сайлау.

 

7.5. Хәрәкәт бүлегенең территория конференцияләре арасындагы чорда Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы даими эшләүче җитәкче коллегиаль орган була, аның утырышлары кимендә кварталга бер мәртәбә уздырыла. Советның санлы составы, Совет әгъзаларын сайлау һәм чакыртып алу тәртибе территория бүлеге конференциясе тарафыннан билгеләне.

Хәрәкәтнең территория булеге Советы компетенциясенә түбәндәгеләр керә:

-                     Совет рәисен сайлау;

-                     территория бүлеге исеменнән юридик зат хокукларын гамәлгә ашыру һеә юридик затның вазыйфаларын башкару;

-                     Хәрәкәт съездының (конференциясенең), Хәрәкәтнең Сәяси советының карарларын, шулай ук Хәрәкәтнең территория бүлеге конференциясе карарларын үтәүне оештыру;

-                     җирле бүлекләрне территория бүлеге составына кертү һәм аларны Хәрәкәттән чыгару турында карарлар кабул итү;

-                     Татарстан Республикасы гражданнарын Хәрәкәткә кертүне һәм аннан чыгаруны гамәлгә ашыру;

-                     Хәрәкәтнең Сәяси советына ирекле иганә акчаларыннан һәм бүтән кертемнәрдән акча җибәрү;

-                     максатчан кертемнерне кем бутен кертемнерне, тулеулерне кабул иту;

-                     территория булегенең мөлкәте һәм акчалары белән эш

итү;

-                     территория бүлегенең эшләгән эше турында хисап

әзерлеү;

-                     башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлге ашыру.

Совет утырышында Совет әгъзаларының кимендәөчтән икесе катнашса, карарлар Совет әгъзаларының гади күпчелеге тавышы белән кабул ителә. Тавыш бирү рәвеше бүлек Советы тарафыннан билгеләнә.

Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы рәисе территория бүлеге Советы утырышларында ике елга сайлана.

Совет рәисе:

Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы әгъзалары арасында вазыйфаларны бүлә;

Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы утырышын алып бара;

Хәрәкәтнең иң югары җитәкче органнары карарларын, территория бүлеге конференцияләренең карарларын утәүне тәэмин итә;

- ышанычнамәләр бирә, документларга имза сала;

барлык юридик һәм физик затлар белән узара мөнәсәбәтләрдә ышанычнамәсез генә Хәрәкәтнеңтерритория бүлеге исеменнэн эш йөртә;

территория мөлкәте һәм акчалары белән уз компетенциясе чикләрендә эш итә;

башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлгә ашыра. Рәис булмаганда, аның вазыйфаларын Совет рәисе кушуы буенча Совет әгъзаларының берсе башкара.

Контроль комиссиясе территория булегенең финанс- хуҗалык эшчәнлеген тикшереп тора һәм ул ике елга территория бүлеге конференциясендә сайлана.

Территория бүлегенең контроль комиссиясе территория бүлеге конференциясендә хисап тота.

 

7.6. Җирле бүлек җирле үзидарәнең берәр органы территориясе чикләрендә төзелә һәм ул Хәрәкәтнең тиешле территория бүлегендә структур булекчә була.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлеген төзү турындагы карар җирле узидарәнәңәлеге органы территориясендә яшәүче Хәрәкәттә катнашучыларның кимендәөчесе катнашында уздырылган җиелышы беркетмәсе нигезенде Хәрәкәтнең Сәяси советы яисә Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы (Хәрәкәтнең Сәяси советы хокуклары аңа тапшырылган очракта) тарафыннан кабул ителә.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлекләре әлеге Устав нигезендә эшли һәм үз эшчәнлекләрендә Хәрәкәтнеңҗитәкче органнары карарларына таяна.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлегенең иң югары җитәкче органы җыелыш була, ул Хәрәкәтнеңҗирле бүлеге рәисе тарафыннан кирәк булган саен, әмма кимендә елга бер мәртәбә чакырыла.

Җирле бүлек җыелышы территория булеге Советы инициативасы белән, шулай ук Хәрәкәтнеңҗирле бүлегендә катнашучыларның яртысыннан күбрәге таләбе буенча чакырылырга мөмкин. Җирле бүлек җыелышы, анда җирле бүлектә катнашучыларның яртысыннан кубрәге катнашса, тулы хокуклы булып санала. Җыелыш карары өчен җыелышта катнашучыларның яртысыннан күбрәге хуплап тавыш бирсә, ул кабул ителгән дип санала. Тавыш бирү рәвеше җыелышта катнашучылар тарафыннан билгеләнә.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлеге җыелышы:

– үзенең катнашу бурычларын һәм Хәрәкәт съездының (конференциясенең), Хәрәкәтнең Сәяси советыныц, Хәрәкәт бүлегенең территория конференциясенеңһәм Хәрәкәтнең территория бүлеге Советының карарларын үтәуысулларын билгели;

- җирле бүлеккә кабул итүне һәм катнашучыларны аннан чыгаруны гамәлгә ашыра;

Хәрәкәт бүлегенең территория конференциясенә делегатлар сайлый;

- бер елга җирле бүлек рәисен һәм аның урынбасарын сайлый. Рәис булмаганда, урынбасары аның вазыйфаларын башкара.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлеге рәисе җирле бүлек җыелышлары арасындагы чорда Хәрәкәтнеңҗирле бүлеге эшчәнлегенә даими җитәкчелек итә.

Җирле бүлек рәисе компетенциясенә Хәрәкәтнеңҗитекче органнары карарларын үтәүне гамәлгә ашыру, җирле бүлекнеңҗыелышларын әзерләүһәм уздыру керә. Эшләнгән эш турында җирле бүлек рәисе җирле бүлек җыелышында хисап тота. Рәис физик һәм юридик затлар белән узара мөнәсәбәтләрдәҗирле бүлек мәнфәгатьләрен ышанычнамәсез генә чагылдыра.

 

7.7. Хәрәкәт юридик зат булмаган филиаллар һәм вәкиллекләр төзергә хокуклы. Филиаллар һәм вәкиллекләр гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә төзелә.

 


 

Игътибар!  

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 

УШ. Хәрәкәтнең мөлкәте һәм акчалары.

Хәрәкәт мөлкәтенә идарә итү

8.1 Хәрәкәт табыш алу максатын куймый һәм үз эшчәнлегеннән алынган табышны катнашучылар арасында бүлми, ә алынган акчаларны устав максатларын һәм бурычларын хәл итү өчен тота.

 

8.2 Хәрәкәт үз йәкләмәләре буенча үзенең бөтен мөлкәте белән җаваплы була, аның, мөлкәте законнар нигезендә бурыч түләтү өчен алынырга мөмкин.

 

8.3 Дәүләт, аның органнары һәм оешмалары Хәрәкәтнең йөкләмәләре буенча җавап бирми, ә Хәрәкәт дәүләтенең, аның органнарының һәм оешмаларының йөкләмәлре өчен җавап бирми.

 

8.4. Хәрәкәт законнарда билгеләнгән тәртиптә эшкуарлык эшчәнләгән гамәлгә ашыра, Устав максатларын үтәү өчен юридик зат хокукларына ия булган хуҗалык ширкәтләре һәм хуҗалык җәмгыятьләре төзергә мөмкин. Эшкуарлык эшчәнлегеннән керәмнәр Хәрәкәтте катнашучылар арасында бүленә алмый.

 

8.5 Хәрәкәт үз акчалары исәбен эшчәнлек алып бара. Аның чыганаклары түбәндәгеләр булырга мөмкин:

– ихтыярый һәм максатчан кертемнәр, иганәләр, гражданнардан һәм юридик затлардан кергән суммалар;

- Хәрәкәт Уставы нигезендә уздырылучы лекцияләрдән һеә бүтән төрле гамәлләрдән керемнәр; нәшер итү эшчәнлегеннән, тышкы икътисадый һәм гамәлдәге законнар белән иҗтимагый берләшмәләр өчен рөхсәт ителгән башка төр эшчәнлектән керемнәр;

– Хәрәкәтнең Устав максатларына ирешү өчен башкарыла торган эшкуарлык эшчәнлегеннән керемнәр, закон белән тыелмаган башка керемнәр.

 

8.6Хәрәкәт милкендә җир кишәрлекләре, биналар, төзелмәләр, корылмалар, торак фонды, транспорт, җайланмалар, җиһазлар, мәдәни-агарту һәм савыктыру мөлкәте, акчалар, акцияләр, башка кыйммәтле кәгазьләр һәм Устав эшчәнлеген матди тәэмин итү өчен бүтән төрле мөлкәт булырга мөмкин.

 

8.7 Хәрәкәт үз мөлкәтенең милекчесе була. Хәрәкәтнең территория бүлекләре Хәрәкәт тарафыннан үзләренә беркетелгән мөлкәткә оператив идарә итү хокукына ия.

 

8.8Хәрәкәт акчалары Хәрәкәтнең Сәяси советы раслаган сметал ар буенча тотыла.

 

8.9 Хәрәкәтнең агымдагы эше һәм аның штат аппаратын тоту үз эшчәнлеге керемнәре исәбеннән тәэмин ителә. Хәрәкәт үз акчаларыннан Хәрәкәттә катнашучыларның һәм аныц штат аппараты хезмәткәрләренең социаль үсеше өчен, аларның социаль якланыш дәрәҗәсен арттыру өчен фондлар төзәргә хокуклы.

 


Игътибар! 

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла.  

IX. Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе

9.1. Хәрәкәт Уставына узгәрешләр һәм өстәмәләр кертү съезд (конференция) карары белән, кворум булганда, делегатларның өчтән ике тавышы белән кабул ителә. Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм вакытларда дәүләт теркәвенә алынырга тиеш.

 

X. Хәрәкәтне үзгәртеп кору һәм бетерү

10.1 Хәрәкәт эшчәнлеген туктату аны бетерү юлы белән гамәлгә ашырылырга мөмкин.

 

10.2 Хәрәкәтне үзгәртеп кору (кушылу, кушу, булу, аерылу, үзгәртеп төзү) һәм бетерү гамәлдәге законнар нигезендә һәм аларда каралган тәртиптә башкарыла.

 

10.3 Хәрәкәтне үзгәртеп кору һәм бетерү делегатларның өчтән ике тавышы белән кабул ителгән съезд (конференция) карары нигезендә башкарыла.

 

10.4 Гамәлдәге законнарда билгеләнгән очракта һәм тәртиптә Хәрәкәт тиешле суд карары белән бетерелергә мөмкин.

 

10.5 Хәрәкәт бетерелгәч, аның калган мөлкәте һәм акчалары, кредиторлар таләпләрен канәгатьләндергәннән соң, әлеге Уставта каралган максатлар өчен тотыла. Калган мөлкәттән файдалану түрындагы карар ликвидация комиссиясе тарафыннан матбугатта бастырып чыгарыла.

 

10.6 Хәрәкәт штат хезмәткәрләренең документларын исәпке алуны һәм аларның сакланышын тәэмин итә, эшчәнлеген туктатканда, аларны билгеләнгән тәртиптә үз вакытында дәүләт саклавына тапшыра.

 

10.7. Хәрәкәтне бетерү  турындагы карар, юридик затларынаң бердәм дәүләт реестрыннан төшерү өчен, Хәрәкәтне теркәгән органга җибәрелә.

 

 

 

 

 

Дополнительная информация