УСТАВ (на татарском языке)

 

Игътибар! 

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 

VII.  Хәрәкәтнең структурасы

7.1. Хәрәкәтнең        структурасы          Татарстан

Республикасының административ-территория бүленешеннән чыгып төзелә.

Аңа территория бүлекләре һәм җирле бүлекләр керә. Хәрәкәтнең территория бүлекләре Татарстан Республикасының бер районы, шәһәре территориясе чиклерендә төзелә.

Территория бүлекләре гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә юридик зат хокукларын алырга мөмкин.

 

7.2 Хәрәкәтнең территория бүлекләре:

-                     әлеге Уставны, Хәрәкәт съездының (конференциясенең) һәм Сәяси советының карарларын үтәүне тәэмин итәләр;

-                     Хәрәкәт съездына (конференциясенә) делегатлар күрсәтүне гамәлгә ашыралар;

-                     Хәрәкәтнең территория булекләре конференцияләрен уздыралар, аларда ике елга Хәрәкәтнең территория бүлеге Советын һәм аның рәисен, территория булегенең Контроль комиссиясе әгъзаларын сайлыйлар.

 

7.3Территория бүлегенең иң югары җитәкче органы территория конференциясе була.

Территория конференциясе Хәрәкәтнең территория бүлеге советы тарафыннан кирек булган саен, әммә кименде ике елга бер тапкыр чакырыла.

Хәрәкәтнең территория конференциясене вәкиллекләр нормасы территория бүлеге Советы тарафыннан билгеләнә.

Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы рәисе инициативасы белән, шулай ук Хәрәкәтнең территория бүлегендә катнашучыларның яисә Хәрәкәтнең территория бүлеге составына керүче җирле бүлекләрнең күпчелеге таләбе буенча Хәрәкәтнең территория булеге Советы тарафыннан чираттан тыш территория конференцияләре чакырылырга мөмкин.

Хәрәкәтнең территория конференциясендә территория бүлегендә катнашучыларның (делегатларның) кимендәөчтән икесе катнашса, ул тулы хокуклы булып санала.

Хәрәкәтнең территория конференциясе карарлары өчен, законда махсус күрсәтелгән очраклардан тыш, конференция делегатларының (анда катнашучыларның) яртысыннан күбрәге хуплап тавыш бирсә, алар кабул ителгән дип санала. Тавыш бирү рәвеше территория конференциясе делегатлары (анда катнашучылар) тарафыннан билгеләнә.

Территория конференциясе территория бүлегенеңтеләсә нинди эчке эшчәнлеге мәсьәләләрен карарга хокуклы.

 

7.4. Хәрәкәт бүлегенең территория конференциясе компетенциясенә генә тубәндәгеләр керә:

- Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы һәм Контроль комиссиясе әгъзаларын ике елга сайлау;

- Хәрәкәтнең территория бүлеге Советыныңһәм Контроль комиссиясенең хисапларын карау һәм раслау;

- Хәрәкәт съездына (конференциясенә) делегатлар сайлау.

 

7.5. Хәрәкәт бүлегенең территория конференцияләре арасындагы чорда Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы даими эшләүче җитәкче коллегиаль орган була, аның утырышлары кимендә кварталга бер мәртәбә уздырыла. Советның санлы составы, Совет әгъзаларын сайлау һәм чакыртып алу тәртибе территория бүлеге конференциясе тарафыннан билгеләне.

Хәрәкәтнең территория булеге Советы компетенциясенә түбәндәгеләр керә:

-                     Совет рәисен сайлау;

-                     территория бүлеге исеменнән юридик зат хокукларын гамәлгә ашыру һеә юридик затның вазыйфаларын башкару;

-                     Хәрәкәт съездының (конференциясенең), Хәрәкәтнең Сәяси советының карарларын, шулай ук Хәрәкәтнең территория бүлеге конференциясе карарларын үтәүне оештыру;

-                     җирле бүлекләрне территория бүлеге составына кертү һәм аларны Хәрәкәттән чыгару турында карарлар кабул итү;

-                     Татарстан Республикасы гражданнарын Хәрәкәткә кертүне һәм аннан чыгаруны гамәлгә ашыру;

-                     Хәрәкәтнең Сәяси советына ирекле иганә акчаларыннан һәм бүтән кертемнәрдән акча җибәрү;

-                     максатчан кертемнерне кем бутен кертемнерне, тулеулерне кабул иту;

-                     территория булегенең мөлкәте һәм акчалары белән эш

итү;

-                     территория бүлегенең эшләгән эше турында хисап

әзерлеү;

-                     башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлге ашыру.

Совет утырышында Совет әгъзаларының кимендәөчтән икесе катнашса, карарлар Совет әгъзаларының гади күпчелеге тавышы белән кабул ителә. Тавыш бирү рәвеше бүлек Советы тарафыннан билгеләнә.

Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы рәисе территория бүлеге Советы утырышларында ике елга сайлана.

Совет рәисе:

Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы әгъзалары арасында вазыйфаларны бүлә;

Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы утырышын алып бара;

Хәрәкәтнең иң югары җитәкче органнары карарларын, территория бүлеге конференцияләренең карарларын утәүне тәэмин итә;

- ышанычнамәләр бирә, документларга имза сала;

барлык юридик һәм физик затлар белән узара мөнәсәбәтләрдә ышанычнамәсез генә Хәрәкәтнеңтерритория бүлеге исеменнэн эш йөртә;

территория мөлкәте һәм акчалары белән уз компетенциясе чикләрендә эш итә;

башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлгә ашыра. Рәис булмаганда, аның вазыйфаларын Совет рәисе кушуы буенча Совет әгъзаларының берсе башкара.

Контроль комиссиясе территория булегенең финанс- хуҗалык эшчәнлеген тикшереп тора һәм ул ике елга территория бүлеге конференциясендә сайлана.

Территория бүлегенең контроль комиссиясе территория бүлеге конференциясендә хисап тота.

 

7.6. Җирле бүлек җирле үзидарәнең берәр органы территориясе чикләрендә төзелә һәм ул Хәрәкәтнең тиешле территория бүлегендә структур булекчә була.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлеген төзү турындагы карар җирле узидарәнәңәлеге органы территориясендә яшәүче Хәрәкәттә катнашучыларның кимендәөчесе катнашында уздырылган җиелышы беркетмәсе нигезенде Хәрәкәтнең Сәяси советы яисә Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы (Хәрәкәтнең Сәяси советы хокуклары аңа тапшырылган очракта) тарафыннан кабул ителә.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлекләре әлеге Устав нигезендә эшли һәм үз эшчәнлекләрендә Хәрәкәтнеңҗитәкче органнары карарларына таяна.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлегенең иң югары җитәкче органы җыелыш була, ул Хәрәкәтнеңҗирле бүлеге рәисе тарафыннан кирәк булган саен, әмма кимендә елга бер мәртәбә чакырыла.

Җирле бүлек җыелышы территория булеге Советы инициативасы белән, шулай ук Хәрәкәтнеңҗирле бүлегендә катнашучыларның яртысыннан күбрәге таләбе буенча чакырылырга мөмкин. Җирле бүлек җыелышы, анда җирле бүлектә катнашучыларның яртысыннан кубрәге катнашса, тулы хокуклы булып санала. Җыелыш карары өчен җыелышта катнашучыларның яртысыннан күбрәге хуплап тавыш бирсә, ул кабул ителгән дип санала. Тавыш бирү рәвеше җыелышта катнашучылар тарафыннан билгеләнә.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлеге җыелышы:

– үзенең катнашу бурычларын һәм Хәрәкәт съездының (конференциясенең), Хәрәкәтнең Сәяси советыныц, Хәрәкәт бүлегенең территория конференциясенеңһәм Хәрәкәтнең территория бүлеге Советының карарларын үтәуысулларын билгели;

- җирле бүлеккә кабул итүне һәм катнашучыларны аннан чыгаруны гамәлгә ашыра;

Хәрәкәт бүлегенең территория конференциясенә делегатлар сайлый;

- бер елга җирле бүлек рәисен һәм аның урынбасарын сайлый. Рәис булмаганда, урынбасары аның вазыйфаларын башкара.

Хәрәкәтнеңҗирле бүлеге рәисе җирле бүлек җыелышлары арасындагы чорда Хәрәкәтнеңҗирле бүлеге эшчәнлегенә даими җитәкчелек итә.

Җирле бүлек рәисе компетенциясенә Хәрәкәтнеңҗитекче органнары карарларын үтәүне гамәлгә ашыру, җирле бүлекнеңҗыелышларын әзерләүһәм уздыру керә. Эшләнгән эш турында җирле бүлек рәисе җирле бүлек җыелышында хисап тота. Рәис физик һәм юридик затлар белән узара мөнәсәбәтләрдәҗирле бүлек мәнфәгатьләрен ышанычнамәсез генә чагылдыра.

 

7.7. Хәрәкәт юридик зат булмаган филиаллар һәм вәкиллекләр төзергә хокуклы. Филиаллар һәм вәкиллекләр гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә төзелә.

 

Дополнительная информация