УСТАВ (на татарском языке)

 

Игътибар! 

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 

V. Хәрәкәт не гамәлгә куючылар, анда катнашучылар, аларның хокуклары һәм вазыйфалары

5.1 Иҗтимагый берләшмәләрдә катнашу хокукы булмаган затлардан гайре, 18 яше тулган Татарстан Республикасында яшәүче Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук юридик затлар – Хәрәкәтнең максатларын һәм бурычларын, аның Уставын танучы иҗтимагый берләшмәләр – Хәрәкәтне гамәлгә куючылар була алалар.

5.2 Иҗтимагый берләшмәләрдә катнашу хокукы булмаган затлардан һәм законда махсус күрсәтелгән иҗтимагый берләшмәләрдән гайре, 18 яше тулган Татарстан Республикасында яшәүче Россия Федерациясе гражданнары, юридик затлар – Хәрәкәт Программасын һәм Уставын танучы һәм хуплаучы, аның эшендә катнашучы иҗтимагый берләшмәләр – Хәрәкәттә катнашучылар була алалар.

5.3 Хәрәкәттә катнашу ихтыярый рәвештә башкарыла һәм ул граждани ирекләрне кысрыкламый.

5.4 Хәрәкәттә катнашучылар составына алу турындагы карар түбәндәгечә кабул ителә:

– физик затлар буенча – Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы йә, Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы булмаганда, Хәрәкәтнең Сәяси советы;

– юридик затлар (иҗтимагый берләшмәләр) буенча Хәрәкәтнең Сәяси советы тарафыннан.

5.5 Хәрәкәттә катнашу Хәрәкәттә катнашучылар составыннан чыгу яисә чыгарылу юлы белән туктатыла.

Хәрәкәттән чыгу физик затның гаризасы нигезендә ихтыярый йә юридик затның (иҗтимагый берләшмәнең) вәкәләтле карары буенча гамәлгә ашырыла.

Хәрәкәттә катнашучылар Устав вазыйфаларын үтәмәгән өчен Хәрәкәттә катнашучылар составыннан чыгарылырга мөмкин.

Юридик затларны (иҗтимагый берләшмәләрне) Хәрәкәттә катнашучылар составыннан чыгару турындагы карарны Хәрәкәтнең Сәяси советы кабул итә, ә физик затларны чыгару турындагы карарны Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы йә, Хәрәкәтнең территория бүлеге Советы булмаганда, Хәрәкәтнең Сәяси советы кабул итә.

5.6 Хәрәкәтне гамәлгә куючылар һәм анда катнашучылар бертигез хокукларга һәм вазыйфаларга ия.

Хәрәкәтнең   һәр гамәлгә  куючысы, һәр катнашучысы түбәндәгеләргә хокуклы:

-                     уз фикерен ирекле белдерергә, Хәрәкәтнең теләсә нинди мәсьәләсе буенча фикер алышырга;

-                     гомуми җыелышларда катнашырга;

-                     Хәрәкәт һәм аның территория булекләре җитәкче органнарының ачык утырышларында катнашырга;

-                     Хәрәкәтнең һәм аның булекләренең җитекче һәм контроль-ревизия органнарына сайларга һәм сайланырга;

-                     сайлау кампанияләрендә катнашырга, гамәлдәге законнарда каралган тәртиптә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына Хәрәкәттән күрсәтелгән кандидатларга ярдәм итәргә;

-                     Хәрәкәтнең эшчәнлеге һем планлаштырыла торган гамәлләре турында мәгълүмат алырга;

-                     Хәрәкәт гамәлләрендә катнашырга;

-                     Хәрәкәт  яклавыннан           һәм         ярдәменнән файдаланырга;

-                     Хәрәкәткә матди чаралар белән ярдәм итәргә;

-                     Хәрәкәттән тоткарлыксыз чыгарга.

5.7 Хәрәкәтнең гамәлгә куючылары һәм катнашучылары бертигез вазыйфаларга ия. Хәрәкәтнең гамәлгә куючылары һәм катнашучылары тубәндәгеләрне үтәргә тиеш:

- Хәрәкәт Уставын үтәргә;

- Хәрәкәтнең программа максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга ирешергә;

- Хәрәкәтнең максатларын һәм бурычларын пропагандаларга, җәмгыятьтә аның йогынтысын киңәйтүгә булышырга;

- Хәрәкәтнеңҗитәкче органнары карарларын үтәргә.

 

 

VI. Хәрәкәтнең оештыру структурасы. Аныңҗитәкче һәм контроль-ревизия органнарын төзү тәртибе

6.1 Хәрәкәт административ-территориаль принцип буенча территория булекләрен һәм Хәрәкәтнең территория булекләренә керүче җирле булекләрне, шулай ук Хәрәкәтнең вәэкиллекләрен төзи ала.

Территория булекләре Хәрәкәтнең структур булекчәләрен - җирле булекләрен төзи ала.

6.2 Хәрәкәтнең иң югары җитәкче органы — съезд (конференция), ул Хәрәкәтнең Сәяси советы тарафыннан кирәк булган саен, әмма кимендә дүрт елга бер мәртәбә чакырыла.

Чираттан тыш съезд (конференция) Хәрәкәтнең Сәяси советы рәисе инициативасы белән яисә Хәрәкәтнең территория булекләренең яртысыннан күбрәге таләбе буенча чакырылырга мөмкин.

Съездда (конференциядә) сайланган делегатларның кимендәөчтән икесе катнашса, ул тулы вәкаләтле булып санала.

6.3 Съездның (конференциянең) үз компетенциясендәге карарлары съездда (конференциядә) катнашучы делегатларның кимендәөчтән икесе тавышы белән кабул ителә.

Съезд (конференция) карарларын хуплап анда катнашучы делегатларның яртысыннан кубрәге тавыш бирсә, алар кабул ителгән дип санала.

Съезд (конференция) карарларын кабул иткәнде тавыш бирү рәвеше делегатлар тарафыннан билгеленә.

Съездда (конференциядә) дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары вәкилләре, иҗтимагый, сәяси берләшмәләрнеңһәм хәрәкәтләрнең, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашырга мөмкин.

Съезд (конференция) Хәрәкәтнеңҗитәкче органнары вәкаләтләренә керә торган теләсә нинди мәсьәләне карарга хокуклы.

6.4     Хәрәкәт             съезды (конференциясе) компетенциясенә генә тубәндегеләр керә:

- Хәрәкәт Уставын кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;

-Хәрәкәтнең программа максатларын һәм бурычларын билгеләүче документ кабул итү, аңа узгерешләр һәм өстәмәләр кертү;

Хәрәкәт эшчәнлегенеңөстенлекле юнәлешләрен, аның мөлкәтен булдыру һәм аннан файдалану принципларын билгелеү;

Хәрәкәтнең Сәяси советын һәм Контроль комиссиясен сайлау;

-Хәрәкәтнең Сәяси советы һәм Хәрәкәтнең Контроль комиссиясе хисапларын тыңлау һәм раслау;

депутатлыкка кандидатларны хуплау турында карарһәм гамәлдәге законнарга, әлеге Уставка каршы килмәслек башка карарлар кабул иту;

-Хәрәкәтне үзгәртеп кору һәм (яисе) бетеру турында карарлар кабул итү.

6.5 Съездлар             (конференцияләр) арасындагы чорда 4 елга Хәрәкәт эшчәнлеген тәэмин итүһәм аларның карарларын гамәлгә ашыру буенча эшләр оештыру өчен Хәрәкәтнең  Сәяси советы сайлана.

6.6 Хәрәкәтнең Сәяси советының санлы составы, тавыш бирү рәвеше съезд (конференция) делегатлары тарафыннан билгеләнә.

6.7 Хәрәкәтнең Сәяси советы Хәрәкәтнең даими эшләүче җитәкче коллегиаль органы була. Съездлар (конференцияләр) арасындагы чорда Хәрәкәтнең Сәяси советы:

- Хәрәкәт эшчәнлеген тәэмин итә;

- Хәрәкәт съездларын (конференцияләрен) чакыра, көн тәртибен, вәкиллекләр нормасын һәм делегатларны сайлау тәртибен билгели;

Хәрәкәтнең эчке һәм тышкы сәясәте мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерли;

-Хәрәкәтнең Сәяси советы эшчәнлеге турында хисапны съездда (конференцияде) фикер алышуга һәм раслауга тәкъдим итә;

Сәяси совет рәисен сайлый һәм Сәяси совет рәисе тәкъдиме буенча аның урынбасарларын һәм Сәяси совет Президиумын сайлый;

-Хәрәкәтнең региональ координация советлары рәисләрен раслый;

- Хәрәкәт исеменнән сайлау комиссияләре әгъзаларын билгелеп кую өчен тәкъдим итә;

- Хәрәкәт исеменнән аның хокукларын гамәлгә ашыра һәм юридик зат вазыйфаларын үти;

- Хәрәкәтнең сметаларын һәм хиеапларын, еллык финанс планнарын төзи һәм раслый;

- Хәрәкәтнең мөлкәтәһәм акчалары белән эш итә;

- үзенең структур булекчәләрен төзүһәм аларның эшчәнлеген туктату турында карар кабул итә;

- Хәрәкәттә катнашучы юридик затларны - иҗтимагый берләшмәләрне, шулай ук Хәрәкәтнең территория булеге булмаган очракта физик затларны Хәрәкәттә катнашучылар составына алу һәм аннан чыгару турындагы мәсьәләләрне карый;

- Хәрәкәт исеменнән рәсми мәрәҗәгатьләр, белдерүләр һәм резолюцияләр кабул итә;

- Хәрәкәтнең символикасын раслый;

- Хәрәкәтнең Сәяси советының Башкарма комитетын төзү турында карар кабул итә;

Хәрәкәтнең Сәяси советы рәисе тәкъдиме буенча Башкарма комитет рәисен һәм баш бухгалтерын раслый һәм аларны вазыйфаларыннан азат итә;

-Башкарма комитетның эш планнарын раслый һәм аларның утәлеше турында Башкарма комитет рәисе хисабын тыңлый;

-Сәяси советның Башкарма комитеты рәисе тәкъдиме буенча Башкарма комитетның штат структурасын раслый;

-башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлгә ашыра.

 

6.8 Хәрәкәтнең         Сәяси советы утырышлары Сәяси совет рәисе тарафыннан йә Сәяси совет әгъзаларының кимендә өчтән бере таләбе буенча елга кимендә ике мәртәбә чакырыла һәм, әгер аларда Хәрәкәтнең Сәяси советының кименде өчтән икесе катнашса, тулы вәкаләтле булып санала. Карарлар Сәяси совет әгъзаларының гади күпчелек тавышы белән кабул ителә. Тавыш биру рәвеше Сәяси совет тарафыннан билгеләнә.

 

6.9Хәрәкәтәнең,       аның Сәяси советының эшенә турыдан - туры җитәкчелек итүне Сәяси совет рәисе башкара. Рәис булмаганда, аның вазыйфаларын урынбасарларының берсе башкара.

Хәрәкәтнең Сәяси советы рәисе:

барлык юридик һәм физик затлар белен узара мөнәсәбәтләрдә ышанычнамәсез генә Хәрәкәтнең мәнфәгатьләрен чагылдыра;

чираттан тыш съездны (конференцияне), Хәрәкәтнең Сеяси советы утырышларын җыюны игълан итәһәм аларда рәйслек итә;

Сәяси совет Президиумы әгъзалары урынына кандидатларны, Башкарма комитет рәисе һәм баш бухгалтер кандидатураларын Сәяси советка тәкъдим итә;

-Хәрәкәтнең Сәяси советының Башкарма комитеты эшчәнлеген җайга сала;

-Хәрәкәт исеменнән рубльләрдәһәм чит ил валютасында счетлар ача, кирәк булса, аларны яба;

-баш бухгалтер белән бергә план-финанс документларына имза сала;

ышанычнамәләр бирә, документларга имза сала;

Хәрәкәтнең мөлкәте һәм акчалары белән үз компетенциясе чикләрендә эш итә;

башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлге ашыра.

 

6.10 Утырышлар арасындагы чорда Хәрәкәтнең Сәяси советы вәкаләтләрен аның Президиумы башкара. Президиум Сәяси совет әгъзалары арасыннан 4 елга сайлана. Аның санлы составы, тавыш биру рәвеше Сәяси совет тарафыннан билгеләнә.

 

6.11Хәрәкәт Сәяси советының Башкарма комитеты агымдагы әшләрне оештыру өчен Сәяси совет тарафыннан аның гамәлдә булу чорына төзелә. Хәрәкәт Сәяси советының Башкарма комитеты эшчәнлеге Башкарма комитет рәисенең турыдан-туры җитәкчелегендә гамелгә ашырыла.

Башкарма комитет:

-                     Хәрәкәтнеңҗитәкче органнары карарларыныңүтәлешен тәэмин итә;

-                     Сәяси совет, аның Президиумы утырышларын әзерләүне оештыра;

-                     Башкарма комитетның әш планнарын һәм аларның үтәлеше турында хисапны Хәрәкәтнең Сәяси советына

(Президиумына) раслауга тәкъдим итә;

-                     Хәрәкәтнең әлеге Уставта каралган максатларына ирешү һәм бурычларын үтәү буенча гамәли эшчәнлек башкара;

-                     Хәрәкәтнең структур бүлекчәләрен исәпкә алып бара;

-                     Хәрәкәтнең Сәяси советы рәисе карамагындагы финанс- хуҗалык эшчәнлеген алып бару функцияләрен башкара;

башка органнар компетенциясенә генә караганнардан тыш, бүтән функцияләрне гамәлге ашыра.

Яллау буенча эшләуче хезмәткәрләргә карата хезмәт һәм социаль иминләштерү турында гамәлдәге законнар кулланыла.

6.12. Контроль-ревизия органы Хәрәкәтнең Контроль комиссиясеннән гыйбарәт.

Хәрәкәтнең Контроль комиссиясе Хәрәкәт съезды (конференциясе) тарафыннан 4 елга сайлана. Санлы составы һәм тавыш бирү рәвеше съезд (конференция) делегатлары тарафыннан билгеләнә. Контроль комиссиясе рәисе аның утырышында сайлана.

Хәрәкәтнең Сәяси советы әгъзалары Хәрәкәтнең Контроль комиссиясенә керә алмыйлар.

Хәрәкәтнең Контроль комиссиясе:

Хәрәкәт акчаларының дөрес тотылышын һәм финанс- хуҗалык эшчәнлегенең дөрес алып барылуын тикшереп тора;

Хәрәкәт акчалары тотылысшына кимендә елга бер мәртәбе ревизия уздыра;

ревизия, тикшерү нетиҗәләре турында Хәрәкәтнең Сәяси советына, Сәяси совет рәисенә даими рәвештә хәбәр итеп тора, сметадан файдалану турында ел саен бәяләмә бирә;

– үзенең эшчәнлеге турында Хәрәкәт съездында (конференциясендә) хисап тота. Контроль комиссиясе, әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашса, комиссия әгъзаларының гади күпчелек тавышы белән карарлар кабул итәргә хокуклы була. Тавыш биру рәвеше Хәрәкәтнең Контроль комиссиясе тарафыннан билгеләнә.

 

Дополнительная информация