УСТАВ (на татарском языке)

 

Игътибар!  

       Хәзерге вакытта Хәрәкәт Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча эш алып барыла. 


П.  Хәрәкәт әшчәнлегенең  максатлары, предметы һәм принциплары

2.1.Хәрәкәтнең төп максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: җәмгыятьтә иҗтимагый һәм гражданнар килешүенә ирешүөчен җәмгыятьнең сәяси, иҗтимагый һәм икътисадый тормышында катнашу; гражданнарның сәяси ихтыярын формалаштыруга йогынты ясау юлы белән җәмгыятьнең сеяси тормышында катнашу; кандидатлар күрсәтүһәм аларның сайлау алды агитацияләрен оештыру ярдәмендә дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларда катнашу; әлеге органнарны оештыруда һәм аларныңэшчәнлегендә катнашу.

Хәрәкәт Татарстан Республикасы гражданнарына лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәәмин итүөчен шартлар тудырырга ярдәм итәһәм җәмгыять белән, экстремизмга өндәми торган һәм демократик принциплар яклы барлык партияләр һәм сәяси хәрәкәтләр, башка иҗтимагый берләшмәләр белен даими рәвештә эләмтәдә тора.

2.2.Устав максатларына ирешүөчен Хәрәкәт гамәлдәге законнар нигезендә тубәндәге төп бурычларны (эшчәнлек предметын) тормышка ашыра:

- XXI гасыр демократик җәмгыятен төзәргә ярдәм итүне, мондый җәмгыятьтә демократик дәүләт, ышанычлы хокук

тәртибе һәм базар икътисады бары бер генә диктатка - хокук диктатына гына юл куя;

-      барлык иҗтимагый-сәяси институтлар, дәүләт хакимияте һәм дәүләт идарәсе органнары белен хезмәттәшлек итүнең тотрыклы, ышанычлы механизмнарын булдыру;

-      кеше хокукларын, аның шәхси иминлеген, сәламәтлеген, абруен һәм мөлкәтен яклауның нәтиҗәле системасын булдыру өчен шартлар тудырырга ярдем иту;

Татарстан Республикасының күпмилләтле халкын берләштерү, барлык милләт вәкилләрен бертөрле күреп һәм кешеләрнең профессиональ сыйфатларын алга куеп, аларга төрле эшчәнлек өлкәләрендә уү-үзләрен күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдем иту.

2.3. Хәрәкәт үз эшчәнлеген түбәндәге демократик принциплар нигезендә оештыра:

-      ихтыярыйлык, үзидарә идеяләр бердәмлеге, законлылык һәм катнашучыларның тигез хокуклылыгы;

-      җитәкче органнарнын, түбәннән югарыга кадәр сайланып куелуы;

җитәкче органнарның эшенде коллегиальлек һәм хәбәрдарлык;

-      кадрлар әзерләгәндә фикерләрне, карашларны ирекле бәян итү хокукы һәм ул карарларны утәгәндә гамәлләр берлеге;

-      Хәрәкәттә катнашучыларның программа нигезлэмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча мәгълүматлы булулары.


III.  Хәрәкәтнең хокуклары

3.1. Хәрәкәтнең программа максатларына ирешү һәм Устав бурычларын гамәлгә ашыру өчен Хәрәкәт түбәндәге хокуклы:

– гамәлдәге законнарда каралган тәртиптә сайлау кампанияләрендә катнашырга;

    үз эшчәнлеге турында ирекле рәвештә мәгълүмат таратырга;

– дәүләт хакимиятенең республика һәм җирле органнары, җирле үзидарә органнары карарларын әзерләүдә законнарда билгеләнгән тәртиптә катнашырга;

массакүләм мәгълүмат чараларын гамәлгә куярга һәм нәшерлек эшчәнлеген гамәлгә ашырырга;

– җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урамда күмәкләшеп йөрүләр һәм пикетлар уздырырга;

дәүләт хакимияте һәм дәүләт идарәсе органнарында, суд һәм бүтән хокук саклау органнарында үз хокукларын, катнашучыларның, шулай ук башка гражданнарның законлы мәнфэгатьләрен чагылдырырга һәм якларга;

-                иҗтимагый берләшмәләрне гамәлгә куярга;

-  иҗтимагый берләшмәләргә керергә;

Устав эшчәнлеге мәсьәләләре буенча халыкара элемтәләр урнаштырырга;

-  коммерциячел булмаган оешмалар төзәргә;

-  структур буләкчәләр: оешмалар, булекләр һәм филиаллар, вәкиллекләр төзергә;

хуҗалык                                              җәмгыятьләре                                         һәм                         хуҗалык

ширкәтләре төзергә;

Устав максатларына ирешүөчен һәм Хәрәкәт эшчәнлегенең максатлары нигезендә эшкуарлык эшчәнлеге алып барырга. Хәрәкәтнең эшкуарлык эшчәнлегеннән алына торган керемнәре Хәрәкәттә катнашучылар арасында бүленә алмый һәм алар бары тик Устав бурычларын гамәлгә ашыру өчен генә тотыла. Эшкуарлык эшчәнлеге Устав максатларына ирешүһәм бурычларны үтәү өчен кирәк булган кадәр гамәлгә ашырыла;

-  Устав максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру буенча эшкуарлык эшчәнлеге башкару өчен билгеләнгән тәртиптә мөлкәт сатып алырга;

Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе территорияләрендә, шулай ук чит илләрдә физик һәм юридик затлар белән законнарда һәм әлеге Уставта тыелмаган теләсә нинди алыш-биреш гамәле һәм бүтән терле юридик- хокукый кулланылышлы актлар башкарырга.

Лицензияләнергә тиешле эшчәнлек төрләрен Хәрәкәт тиешле лицензияне билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштергәннән соң гына гамәлгә ашыра ала.

Дополнительная информация