Сабаны Кытайда да беләләр

Июнь ахырында Саба районына зур кунаклар – Кытай һәм Австралия татарларының 8 кешелек делегациясе килеп төште. 

“Президент туып-үскән районны күрәсебез килә”, – дип, бирегә килергә үзләре теләк белдергәннәр милләттәшләребез. Лесхоз бистәсенә килгән кунакларны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, “Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте Саба территориаль бүлеге Советы рәисе Зөлфирә Ихсанова, Мишә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Гарәфетдинова сәламләде. Кунаклар арасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та бар иде. Баксаң, Фән абый 2009 елда композитор, җырчы һәм якын дусты Фәнир Галимов белән Австралия татарларында кунакта булып, андагы сабантуйда катнашып кайткан булганнар. Аның даны Кытайның төньяк-көнбатышында Тянь-Шань таулары арасында урнашкан Өремче шәһәренә дә барып җиткән. Фән Вәлиәхмәтов һәм Фәнир Галимов, үз чиратында, бу якларда яшәүче милләшләребезне Сабан туена алып кайтырга вәгъдә биргәннәр. Сүзләрендә торганнар – кунаклар иң элек Башкорстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы Сабантуенда кунак булганнар. Менә милләттәшләребез – Татарстанда. Лесхозның урман музее экспонатларын күреп таң калдылар алар. Чәчәкле-чуклы, алтын төсләр белән бизәлгән савыт-сабаларга: “Күрегез әле бу матурлыкны! Кайдан алып була аларны?” – дип, кызыксындылар. Орлыкчылык-селекция үзәге дә зур кызыксыну уятты милләттәшләребездә. “Шаккатам. Сез Сабада бай, матур, рәхәт яшисез. Мин сезгә сокланам”, – диде Кытайның Өремче шәһәрендә яшәүче татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе, биология фәннәре докторы, ветеринар Мәлик Вәли. Ул Кытайдагы татарлар тормышы белән дә таныштырып китте: “Бүген Кытайда 1 млрд. 300 млн.нан артык халык яши. Шуларның 4800 – татарлар. Бездә туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, бер сүз белән әйткәндә, татарлыкны саклап калу омтылышы көчле. Тел гаиләдә өйрәтелә. Сабантуйлар, Тукай кичәләре уздырыла. Телнең югалуына берничек тә юл куярга ярамый”, – ди ул. Ә Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче Суфия Вәли Татарстанга күченеп кайту теләген яшермәде. Ул гомере буе укытучы булып эшләгән, 7 телдә рәхәтләнеп сөйләшә, шигырьләр яза. Хәтта Фәнир Галимов аның берничә шигыренә көй дә иҗат иткән. Гомумән, милләттәшләребезнең барысы да белемле һәм зыялы, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр. Араларында физика-математика, медицина фәне докторлары, профессорлар, табиблар күп. Гаҗәеп хәл. Гаиләләрендә балаларына ана телен, мәдәниятен өйрәткән, дин гыйлемен төшендергән, шул ук вакытта нинди зур уңышка ирешкән милләтәшләребезгә сокланмый мөмкин түгел. Очрашу ахырында Зөлфирә Ихсанова: “Рәхәт мизгелләр кичердек бүген. Озак вакыт күрми торган туганнарымны күргәндәй булдым. Дөньяның кайсы почмагында гына яшәсәк тә безне дуслык, туганлык җепләре бәйли. Районыбызга килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә” , – диде. 

“Чын татар Кытайда яши” дигән гыйбарә бар.  Бу сүзнең хак булуына  Кытай татарлары белән күзгә-күз очрашкач кына инадым.

Алсу Галимуллина. 3 июль, 2013 ел

Дополнительная информация