Бүген “Лачын” бозында “Алтын алка” Бөтенроссия хоккей ярышларының финал уеннары узды. Зур, мәртәбәле турнирда Татарстанның 8 командасы катнашты.
Актаныш хоккейчылары беренче очрашулардан ук алдынгылыкны алып, финал уеннарында Кама Аланы командасы белән очрашты. Уен 6 :1 исәбе белән “Лачын” хоккейчылары файдасына тәмамланды.
Бу зур җиңү безнең спортчыларга Россия күләмендә Татарстан данын якларга юллама бирә. Егетләребезне ихластан котлыйбыз һәм горурланабыз!
Турнирны ябу тантанасында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Башкарма Комитет Рәисе урынбасары Шакирова Миләүшә Нияз Кызы катнашты. Җиңүчеләрне ихластан котлап, махсус диплом һәм медальләр белән бүләкләде алар.
ДРУГИЕ НОВОСТИ
Тепло семейных традиций: финал VII фестиваля «Әни, әнкәй, әнием...» в Казани
2025-12-04 07:09:20
Состоялось заседание депутатской группы «ТНВ»
2025-11-30 10:32:18
«Помощь семье» в Бугульме: крепкий фундамент для будущего
2025-11-25 13:02:16
В Алексеевском зазвучала «Гармония души»: новые горизонты для детей с ОВЗ
2025-11-25 12:46:58