Республиканское общественное движение "Татарстан - новый век"

Программа (на татарском языке)

 «Татарстан – яңа гасыр»

 – «Татарстан – новый век»

 Республика иҗтимагый хәрәкәте

 

 

ПРОГРАММАСЫ

 

 

2014 елның 18 мартында III хисап-сайлау

конференциясендә кабул ителде

 

Эчтәлек

 

Кереш............................................................................ 1

Узган юл нәтиҗәләре.................................................................1

                    Безнең караш ...............................................................1

                    I. Бүгенге максатлар...................................................................1

                    II. Демократия һәм федерализм................................................2

                    III. Икътисади реформалар........................................................4  

                    IV.Тормышның яна сыйфатларына таба..................................6

                    V. Яшьләр сәясәте......................................................................8                   

                    VI. Татарстан – «Җир Хартиясе» территориясе......................8

 

 


Кереш

Узган юл нәтиҗәләре

Яңа  XXI гасыр үзенең унъеллыгына килеп керде. Аның белән бергә «Татарстан – яңа гасыр» – «Татарстан – новый век» Республика иҗтимагый хәрәкәте («ТЯГ» хәрәкәте) дә үзенең тарихи юлын дәвам итә.

XX – XXI гасырлар чигендә Россия һәм күпмилләтле Россия халкы икътисадның тотрыксызлыгы, хакимият институтларының нәтижәсез эшләве, федераль мөнәсәбәтләрнең үсеш алмавы, идеологиянең башка юнәлешкә борылуы, гражданнар җәмгыятенең һәм сәяси партияләрнең көчсезлегенә бәйле җитди тышкы һәм эчке каршылыклар, шулай ук иминлегенә куркыныч  янаулар белән бәрелеште. Җәмгыятьнең кискен мөлкәти бүленеше, әхлак нигезләренең какшавы, җинаятьнең, шул исәптән коррупциянең үсеше, терроризм һәм экстремизм масштабларының киңәюе нәтиҗәсендә тискәре социаль тенденцияләр ачыктан-ачык чагылыш тапты.

Әлеге катлаулы шартларда «ТЯГ» хәрәкәте, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм яклап, Татарстан  җәмгыятенең барлык гаярь көчләрен берләштерүне көн кадагына куйды. Үзебезнең төп уңышыбыз һәм киләчәкне билгеләүдә алдан күрүчәнлегебез дип уртак йортыбыз – төрле этник, төрле мәдәниятле һәм төрле конфессияле Татарстан Республикасында алгарышлы хәрәкәттәге икътисади үсешкә, социаль тотрыклылыкка, халыкның тыныч һәм килешеп яшәвенә юл тоткан курсны саклау һәм шул нигездә уңай нәтиҗәләргә ирешеүне саныйбыз.

«ТЯГ» хәрәкәте республика тормышының һәр этабында, үз вәкаләтеннән чыгып, бүгенге көн закон чыгару базасын булдыру, федератив мөнәсәбәтләрне үстерү (шул исәптән Шартнамә нигезендә (2007), жирле үзидарәне камилләштерү һәм исәпкә алынган милли-мәдәни сәясәтне гамәлгә ашыру буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәтте.

«ТЯГ» хәрәкәте инициативасы белән һәм турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасында җирле халыкларның телен һәм мәдәниятен саклауга, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм,  социаль торак төзү, торак җирләрне газлаштыру, Халыкара «Җир Хартиясе» принципларын гамәлгә кертүгә һәм башкаларга юнәлдерелгән байтак эшләрне колачлаган программалар эшләнде.


 Безнең караш

I. Бүгенге максатлар

                            

Хәзерге шартларда «ТЯГ» хәрәкәте, сайлаган юлына чын күнелдән бирелгәнлеген белдереп, түбәндәгеләргә игътибарын юнәлтә:

  • · күпмилләтле халкыбызның милли-мәдәни традицияләренә нигезләнгән рухи кыйммәтләрнең өстенлеген күрсәтүгә, аның гасырлардан килгән әхлакый кыйммәтләрен киметүгә юл куймауга;
  • · Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеген ныгыту максатыннан, барлык сәламәт һәм конструктив көчләрне берләштерү, туплауга;
  • · сәламәт яшәү рәвеше һәм сыйфатлы медицина булдыруга. Социаль куркыныч гадәтләргә һәм бәйлелеккә каршы чыгуга;
  • · кеше хокуклары – гражданлык, социаль һәм икътисади хокуклар: намуслы хезмәт, аның өчен тиешенчә түләү, ял, түләүсез белем алу һәм сәламәтлекне саклау, нәтиҗәле социаль яклауга;
  • · социаль гаделлек принципларын санга сукмауга һәм шәхесне һәрьяклап тикшерүгә каршы чыгуга;
  • · сүз иреге һәм гадел, дөрес мәгълүмат булсынга;
  • · югары технологияләр һәм инновацияләргә нигезләнгән икътисадны үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә; чимал бәйлелеген һәм технологияләрнең артталыгын, искергәнлеген булдырмауга;
  • · милек хокукларын хокукый саклауга һәм яклауга, урта катлауның барлыкка килүенә ярдәм итүгә; икътисадта, дәүләт идарәсендә һәм идеологиядә монополизацияне булдырмауга;
  • · саф, чиста экология өчен көрәшкә; табигый ресурслардан нәтиҗәле һәм сак файдалануга;
  • · халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, милли һәм мәдәни багланышларны үстерүгә;
  • · теләсә нинди экстремизмга, терроризм һәм агрессиягә каршы чыгуга.

Хәрәкәттә катнашучылар конструктив хезмәттәшлеккә һәм безнең Программа белән килешкән, уртаклашкан барлык иҗтимагый көчләр белән әңгәмә коруга әзер. Бу принциплардан чыгып, «ТЯГ» хәрәкәте  Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси киңлегендә, шулай ук федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге сайлау комиссияләрендә үз урынын билгеләргә ниятли.

 


 

                             II. Демократия һәм федерализм

                          

 Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси үсешенә илдә бара торган сәяси реформа зур йогынты ясый. Сәяси партияләр киңәя, арта, җәмгыять тормышында аларның катнашуы ешая. Демократик процедураларның роле үсә бара һәм гражданнарның аларга тартылуы көчәя. Фактта яңа сәяси чынбарлык барлыкка килә. Боларның барысы да «ТЯГ» хәрәкәтенең барлык структуралары, шул исәптән аның территориаль бүлекләре эшчәнлеге өчен стимул булырга тиеш.

Безнең уебызча, XXI йөз таләпләренә, сорауларына тиешле җавап табу һәм хәзерге дөнья цивилизациясенә кереп китү бары тик федерализм, халык үзидарәсе, кеше хокукларының һәм җәмгыять хокукларының гармонияле, гадел балансы һәм хакимият эшчәнлеген гражданнарның тикшерүдә тотуы принципларында төзелгән ачык демократик дәүләт кенә булдыра ала.

Демократия – халыкның хакимиятне сайлауда фундаменталь хокукыннан, шулай ук аңа идарә итү карарларын кабул итү процессына өзлексез тәэсир итү мөмкинлеген саклаудан гыйбарәт. Бу исә, үз чиратында,   җәмәгатчелек, шул исәптән «ТЯГ» хәрәкәте вәкилләренең закон проектларын, хакимиятнең теләсә кайсы баскычында кабул ителә торган карарларны гомумгражданлык тикшерүләрендә, гамәлдәге законнарын бәяләүдә һәм аларны куллануның нәтиҗәлелеген билгеләүдә катнашуын тәэмин итүне күздә тота.

Хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма органнары, сәяси партияләр һәм программа-сәяси карашлары «ТЯГ» хәрәкәте позициясенә туры килә торган иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән конструктив һәм җаваплы диалог шулай ук безнең алда торган максатларга ирешүнең нәтиҗәле һәм инде сыналган ысулы булып тора.

«ТЯГ» хәрәкәте, чын демократик дәүләт төзү бары тик «кече пространстволар демократияләре»н булдырганда гына мөмкин – гражданнар җәмгыяте халык үзенең көндәлек мәсьәләләрен үзе хәл итә алган җирдә генә туа, дигән нигезләмәдән чыгып эш итә. Республикада муниципаль реформаны гамәлгә ашыруда күп эш башкарылды, җирле үзидарә инициативаларын, аларны гамәлгә ашыруда җәмәгатьчелекнең киң даирәсен, шул исәптән  «ТЯГ» хәрәкәте тарафдарларын актив җәлеп итеп, хуплау һәм ярдәм итү тәҗрибәсен алга таба да үстерергә кирәк.

«ТЯГ» хәрәкәте Россиянең хакимиятләрне бүлгәләү, халык хокуклары, парламент демократиясе, федерализм һәм җирле үзидарә принципларында корылган демократик дәүләт төзелешен, шулай ук хакимиятнең  җирле, төбәк һәм федераль органнары вәкаләтләрен һәм вазифаларын төгәл чикләүне хуплап чыга.

Без – илебезнең федератив дәүләт төзелешен чикләргә, милли-дәүләт оешмаларын бетерергә тырышуларга каршы. Ил белән идарә итү «җайлы» булсын дип, дәүләтне тагын да ныграк үзәкләштерү максатыннан, төбәкләрне ясалма эреләндерүгә каршы.

Илнең иминлеге, муллыгы аның  төбәкләре  иминлегеннән аерылмый, нәкъ менә шунда яңа «үсеш нокталары» барлыкка килергә тиеш. Шуннан чыгып, «ТЯГ» хәрәкәте Татарстан Республикасының икътисади һәм сәяси мөстәкыйльлеген алга таба  да ныгыту, федераль үзәк һәм республика  арасындагы шартнәмәгә нигезләнгән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм камилләштерүне күтәреп чыга.    

Хакимиятнең сәяси идарәдә демократик, ачык механизм буларак эшчәнлеге, аның җәмгыять белән даими һәм тигез дәрәҗәдә тотрыклы сөйләшүләрен тәэмин итүе гражданнар тарафынан хакимият структуралары эшчәнлегенең бердәй кабул ителүе, шунлыктан гамәлгә кертелә торган сәяси карарларны хуплау тагын да зуррак мөмкинлекләр тудыру өчен тиешле шарт булып тора.

Хакимият органнарының мәгълүмати ачыклыгын хокукый тәэмин итү һәм бу өлкәдә җәмгыяви тикшерү системасын булдыру зарур, дип саныйбыз. Хакимият органнары эшчәнлегенең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге кеше хокукларын һәм иреген чикләү дәрәҗәсен киметә, бу исә башка хокукларны яклау механизмы булып тора. Әлеге хокукларны гамәлгә ашырмый торып, гражданнарга дәүләт һәм иҗтимагый идарәдә актив катнашу, җирле үзидарәне үстерүгә ярдәм итү мөмкин түгел.

«ТЯГ» хәрәкәте эшчәнлеге, гамәлгә кертелгән көненнән башлап, демократик җәмгыять нигезләре буларак сүз иреген, массакүләм мәгълүмат чаралары бәйсезлеген танудан тора. Бугенге көндә без мәгълүмати кырда шактый үзгәреш күрәбез.  «Традицион» массакүләм мәгълүмат чараларына җитди көндәш һәм йогынтылы иҗтимагый көч булып электрон ресурслар һәм социаль челтәрләр тора. Без, сүз иреген хуплап, объектив мәгълүматка хокук таләп итәбез һәм массакүләм мәгълүмат чараларының, таратыла торган хәбәрләрнең сыйфаты, дөреслеге, шулай ук үз эшчәнлегенең әхлакый нәтиҗәләре өчен җаваплылыгын көчәйтүне алга куябыз.

Без Татарстан Республикасында, республиканың тотрыклы үсеше һәм чәчәк атуы, аның бөтен халкының иминлеге нигезләре буларак,   конфессиялар арасында, конфессиялар эчендә һәм җәмгыятьтә милләтара имин һәм килешеп яшәү, тотрыклылыкны саклауда нык фикерле тарафдар булып калабыз. Җәмгыять дини һәм милли экстремизмның бернинди чагылышын да кабул итәргә тиеш түгел. Бу явызлык белән көрәш акылга муафыйк һәм кысадагы милли сәясәттән, җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытудан башка мөмкин түгел.

Рухи яңарыш шактый катлаулы, вакыты-вакыты белән каршылыклы, дәүләт һәм җәмгыятьнең барлык сәламәт көчләрен бергә туплауны, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне тоту һәм мирасны саклауны таләп итә торган процесс булып чыкты. Барлык дини конфессияләр республиканың рухи мохитен яңарту һәм үстерү эшенә хәленнән килгәнчә өлеш кертергә тиеш, дип саныйбыз. Шул ук вакытта антисоциаль, законга каршы юнәлештәге дини төркемнәр һәм оешмалар гамәленә дәүләт тарафыннан катгый чик куелырга тиеш.

 


 

                            III. Икътисади реформалар

                           

Катлаулы базар реформалары кайнап торган егерме елдан да артып киткән вакыт инде төгәлләнгән, дип исәпләргә ярамый. Республиканың бу елларда һәм бу юлда, һичшиксез, уңышлары булды. Татарстан – Россия Федерациясендә лидерларның берсе. Күп еллар дәвамында үсешнең уңай динамикасы күзәтелә, яңа эш урыннары булдырыла,  «Алабуга» һәм «Иннополис» дигән ике махсус икътисади зона, дистәдән артык технопарк һәм башкалар эшләп килә. Эшсезлек – минималь дәрәҗәдә, буш урыннар саны – кергән тәгъдимнәрдән артык. Уңай факторлар белән беррәттән, проблемалар да юк түгел: кече һәм урта эшмәкәрлекнең начар үсеше, базар мөнәсәбәтләрендә корылган җәмгыятьтә тотрыклылыкны гарантияли торган урта катлауның чагыштырма авырлыгы сизелми, хәтта юк диярлек, эшче көчләр сыйфаты кайчакларда базар таләпләренә туры килми, милекнең зур концентрациясе азлар кулында. Шул ук вакытта икътисадта әле монополия факторлары да көчле.

Әлеге минуслар күбесенчә эре һәм аеруча эре предприятиеләре булган илләр, шул исәптән СССР өчен базар реформаларының беренче этабы  белән күп очракта һәм күп нәрсәдә алдан ук билгеләнде. Базар реформаларының алга таба уңышлы үсеше бары тик урта катлау барлыкка килсен өчен уңай шартлар тудырганда гына мөмкин  булачак. Моның өчен программалар максатлары сыйфатында барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр өчен түбәндәге бурычларны куярга кирәк: кече һәм урта эшмәкәрлек базарына ирекле керү мөмкинлеге белән реаль көндәшлек мохите булдыру; монополиягә каршы законнарны көчәйтү. Республика – нефть химиясендә, машиналар эшләп чыгаруда эре производстволарга ия. Бу исә – алар тирәсендә кече предприятиеләрнең киң челтәрен булдыруда уңай нигез. Әлеге юнәлештә уңышларга ирешү – бары тик теләсә ничек тәэсир итү, өзлексез тикшереп тору булмаган, ирекле көндәшлек режимы булдырылган очракта гына мөмкин булачак.

Барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең бурычы – белем бирүгә чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру, квалификацияле эшче көчләрне җәлеп итү өчен уңай шартлар тудыру. Кадрлар әзерләү хуҗалык итүнең агымдагы һәм перспектив ихтыяҗларына яраштырылган булырга тиеш.

Республиканың БСО таләпләренә туры китереп эшләү шартларында конкурентлык сәләтенең үсүе иң әүвәл хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенә бәйле. Эре предприятиеләрне эчке структур үзгәртеп кору, инновацион производстволарның чагыштырма авырлыгын арттыру, югары технологияле җитештерүдән башлап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек производствосының барлык тармакларында да уңышсыз, аз җитештерүче эш урыннарын бетерү, әлеге процессларны стимуллаштыру өчен яңа базар эш коралларын куллану – алдагы елларда республика икътисадының алгарышлы хәрәкәтенең төп юллары.

«ТЯГ» хәрәкәте алга таба барлык төр торак программаларын (федераль, республика һәм муниципаль) гамәлгә ашыру, шәхси торак төзегәндә килештерү эшләрен гадиләштерү, социаль ипотека программасын да кертеп, ипотеканы бөтен яклап үстерүне яклый. Илдә торак төзелеше темплары һәм күләме ягыннан лидерлыгын саклаучы Татарстанның тәҗрибәсе һәм уңышлары төзелеп килүче торакның һәркем сатып алырлык булуына һәм уңайлыкларының артуына бәйле актуаль бурычларны күз күремендәге перспективада уңышлы хәл итүгә исәп тоту мөмкинчелеген бирә.

Эшнең әһәмиятле бүтән юнәлеше – торак-коммуналь тармакта хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру. «ТЯГ» хәрәкәте ТКХ оешмаларының тагын да күбрәк һәм киңрәк мәгълүмати ачыклыгын, алар эшчәнлеген  муниципалитет, башкарма хакимиятнең республика органнары һәм үзкөйләнүле оешмаларның тикшереп торуын көчәйтүне тәэмин итүгә ирешәчәк. Дәвамлы планлаштыру элементларын гамәлгә кертеп һәм табигый монополияләр аппетитын чикләп, тариф-бәя сәясәтен формалалаштыру һәм гамәлгә ашыруга мөнәсәбәтләрне яңадан карау зарур. Бу эш дәүләт-шәхси партнерлык  формаларын куллану өчен стимул булачак, шәхси инвесторга гарантия бирәчәк һәм коммуналь инфраструктура объектларының тузу-искерүенең кискен проблемасын хәл итү мөмкинлеген тудырачак.

Республика  икътисадын уңышлы үстерүнең тышкы факторлары түбәндәгеләр:

1) зур үсеш алган дәүләтләрне глобаль технология чылбырларына кертү;

2) үз керемнәре базасында бюджет мөстәкыйльлеге үсешенә нигезләнгән субъектлар үзүсешенә стимуллар булдыруны күздә тоткан федераль үзәк белән үзара иҗади мөнәсәбәтләр системасын һәрьяклап үстерү.

«ТЯГ» хәрәкәте эзлекле рәвештә бюджетара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү һәм бюджет федерализмының база принципларын мәҗбүри үтәүне күтәреп чыга.

«ТЯГ» хәрәкәте турыдан-туры һәм хакимият органнарындагы үз вәкилләре аша алга таба да социаль-икътисади үсешнең республика һәм муниципаль программаларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашачак. «ТЯГ»ның хакимиятнең вәкиллекле органнарындагы депутатлар корпусы алдында муниципалитетларның икътисади мөстәкыйльлеген киләчәктә дә күтәрү, аларның салым базасын ныгыту, кадрлар белән тәэмин итү сәясәтен алга куюга бәйле бурычлар тора.

 


 

                   IV. Тормышның яңа сыйфатларына таба

                     

«ТЯГ» хәрәкәте, гражданнар иминлеге нигезләре буларак, эзлекле һәм гадел социаль сәясәт тарафдары булып тора. Мондый  сәясәтнең максаты халыкның барлык катлавы (беренче чиратта, яклаучысыз калган балалар, инвалидлар, пенсионерлар, эшсезләр) тормышының дәрәҗәсен һәм сыйфатын нык күтәрү булырга тиеш.

Әлеге актив социаль сәясәт нигезендә хокукый һәм социаль-икътисади шартлар тудыру ята, шул вакытта гына татарстанлылар киләчәк көннәргә ныклы ышаныч алачак: үзен һәм балаларын лаеклы имин һәм мул тормыш белән тәэмин итәчәк, дәүләт үз гражданнарына ышанычлы хокук һәм ирек гаранты булып торачак, дигән инану белән яшәячәк. Нәкъ менә республика халкының муллык, иминлек дәрәҗәсен күтәрүдә социаль сәясәтнең генә түгел, тулаем барлык үзгәртеп коруларның да төп бурычы күренә. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, «ТЯГ» хәрәкәте түбәндәге өстенлекле бурычларны билгели:

1. Дәүләт сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып татарстанлыларның һәр буынын физик яктан һәм әхлакый сәламәт, укымышлы итеп тәрбияләү торырга тиеш. Милли куркынычсызлыкны һәм җәмгыятьнең интеллектуаль куәтен кабат тергезүне тәэмин итүче иң әһәмиятле социаль система буларак, белем бирү дәүләтнең даими игътибарына мохтаҗ.

Тиешле матди-техника һәм педагогларны лаеклы эш хакы белән тәэмин итүне да кертеп, мәктәпләрдә чынлап та түләүсез белем бирүне гарантияләү зарур. Илебезнең белем бирү системасы яңа сыйфатларга ирешүгә омтылырга тиеш, аның критерие булып илне үстерүнең актуаль һәм перспективалы ихтыяҗларына белем бирүнең туры килүе хезмәт итә, дип саныйбыз.

2. «ТЯГ» хәрәкәте илне һәм республиканы үстерүдә мөһим фактор дип   җәмгыятьне рухи-әхлакый чистарту һәм сәламәтләндерүне саный. Бу – катлаулы һәм каршылыклы процесс, чөнки ул хакимият структуралары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар көчләрен бергә туплауны таләп итә. Әлеге бәйләнештә беренчел игътибарны Татарстанда яшәүче халыкларның,  тарихи, дини һәм мәдәни традицияләрен, яшьләрне   гражданлык-патриотик тәрбияләү, шулай ук этноконфессиональ мохиттә ышаныч һәм килешү атмосферасын формалаштыруны исәпкә алып, милли үзаңын кайтару мәсьәләләре көтә.

3. «ТЯГ» хәрәкәте дәүләтнең традицион кыйммәтләрен популярлаштыру, гомер озынлыгын дөньякүләм стандартларга җиткерү өлешендә демографик сәясәтен камилләштерүдә ярдәм итәргә ниятли. Әлеге бәйләнештә халыкка медицина хезмәтенең сыйфатын тамырдан яхшырту, һәркемгә бу хезмәттән файдалану мөмкинлеген булдыру, сәламәтлек саклау системасын камилләштерү үзенә җитди игьтибарны җәлеп итә.

4. Инвалидларга җәмгыять тормышының барлык өлкәсендә дә  физик, социаль, икътисади һәм мәдәни даирәгә керү мөмкинлеген тәэмин итү юлы белән, шул исәптән инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәре позициясеннән чыгып, проектлау, төзелеш һәм объектларны үзгәртеп кору, яңарту өлкәсендә бәйсез экспертиза һәм тикшерүдә тоту системасын төзеп, тигез мөмкинлекләр булдырырга кирәк, дип саныйбыз. Без, хокукый, оештыру, финанс һәм мәгълүмати мәсьәләләрне хәл иткәндә, инвалидлар тереклек эшчәнлегенең ачыклыгын булдыру өчен дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген һәрьяклап яраштырырга чакырабыз.

5. «ТЯГ» хәрәкәтенең өстенлекле бурычы – фән, мәдәният, иҗат һәм спорт берләшмәләренә һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыруда булышлык. Без шуңа инандык: инновацион икътисад үсешеннән алда барган милләтне савыктыру һәм интеллектуальләштерү аша гына Россия дөньяда лидерлык позицияләренә ирешә һәм үзенең халыкара абруен һәм тәэсирен  ныгыта алачак.

 

 


 

V. Яшьләр сәясәте

 

Теләсә кайсы социаль һәм икътисади планны һәм проектны реализацияләү күпмедер дәрәҗәдә бүгенге көн яшьләре карашына бәйле. Бу шартларда дәүләт һәм җәмгыять өстенлекләреннән берсе – яшьләрнең социаль роле, аның дөньяга карашы юнәлешләре һәм омтылышлары турындагы мәсьәлә. Яшь татарстанлыларга мөстәкыйль зурлар тормышына аяк басканда иң яхшы старт мөмкинлекләрен бирергә кирәк. Бу мәсьәләләрне комплеслы хәл итүгә дәүләт яшьләр сәясәте юнәлдерелергә тиеш. Яшьләрне алдан ук социальләштерү, аның энергиясен ачу һәм иҗади эзгә кертеп җибәрү механизмнарын үстерү мөһим. Иң нәтиҗәле инвестицияләр – яшь буын эшчәнлегенә кертелгән инвестицияләр. Яшьләрнең иҗади һәм профессиональ куәте, мөмкинлеге Татарстанның яңартылган киләчәге өчен нигез булырга тиеш.

«ТЯГ» хәрәкәте, белем алу өчен уңай шартлар тудыру, яшьләр тарафыннан тормыш юлын, һөнәрен, белгечлеген сайлау, рухи кыйммәтләрен һәм үзреализацияләнүне формалаштыру – тигез  мөмкинлекләрдән торган демократик җәмгыять төзүнең магистраль юлы, дигәннән чыгып эш итә. Илебез алдында торган мәсьәләләрне унышлы хәл итү, Россия гражданнарына, бигрәк тә яшьләргә иҗтимагый прогресс юлыннан алга таба хәрәкәт итү өчен, элгәрләребезнең ялгышларын да, казанышларын да тамырдан аңлап, Ватанның чын тарихын белү кирәк, чөнки аларның батырларча хезмәте нәтиҗәләре бүгенге көндә да Россия дәүләтенең яшәешен тәэмин итә.

 


 

VI. Татарстан – «Җир Хартиясе» территориясе

              

«ТЯГ» хәрәкәте социаль гаделлек, кеше хокукларын һәм иреген, гореф-гадәтләрен һәм әхлакый-рухи кыйммәтләрен хөрмәт итү принципларына нигезләнгән гармонияле җәмгыятьне конституцияләү өчен тырыша. Бу җәмгыятьтә шәхеснең тулысынча үзреализацияләнүе, һәр кеше үз тормышының киләчәген ачыклый алсын өчен уңай шартлар һәм мөмкинлекләр булдырылырга тиеш.

Миһербанлылык, гаделлек һәм гуманизм идеяләре, концентрацияләнгән рәвешендә, «Җир Хартиясе»ндә – XXI йөздә гадел, тотрыклы һәм тыныч глобаль  җәмгыять төзү өчен нигез принциплар һәм кыйммәтләрнең фәлсәфи-этик декларациясендә чагылышын тапты. Киң күләмдә күпмәдәнияти, күпсектораль фикер алышу процессында төзелгән Хартия барлык кешедә дә үзара бәйлелек һәм планетадагы бөтен тереклек иясенең иминлеге өчен гомумҗаваплылык хисе уятуга юнәлдерелгән. Ул кешелекне тарихыбызның кискен мизгелендә гомумхезмәттәшлек булдыруга өнди. «Җир Хартиясе»нең этик күрүчәнлеге, әйләнә-тирә мохитне, кеше хокукларын, кешеләрнең тигез дәрәҗәдә үсешен һәм тынычлыкны саклау – үзара бәйләнештә һәм бүленмәс, дигән фикерне тәгъдим итә. Хартия безгә фикер йөртү һәм әлеге  мәсьәләрне хәл итү өчен яңа караш кертергә омтыла.

«ТЯГ» хәрәкәте үз тарихының беренче адымнарыннан ук Кеше һәм Табигатьнең үзара гармонияле бәйләнештә булуына басым ясады, Россиянең чәчәк атуының төп нигезләренең берсе экология булырга тиеш, дип санады; кеше, җәмгыять һәм табигать арасында да гармонияле  мөнәсәбәтләр булырга тиешлеген хуплады; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 елның 27 апрелендә «Җир Хартиясе проекты турында» карар кабул итүен актив яклады. Шушы мизгелдән аны гамәлгә ашыру Хәрәкәт эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булды һәм булып кала. Әлеге халыкара документта билгеләнгән  мәсьәләләр – дөньяда экология хәлләрен  якшыртуга, тотрыклы икътисади үсеш булдыруга, җәмгыятьтә социаль гаделлек урнаштыруга, төрле дин вәкилләре арасында толерантлыкка ирешүгә турыдан-туры мөнәсәбәттә.

Аны уңышлы гамәлгә ашыру тиешле законнар һәм финанс белән тәэмин итү, компетентлы оешмалар һәм белгечләр катнашы белән генә түгел,  киң җәмәгатьчелеккә халыкны да җәлеп итү белән мөмкин булачак, дип уйлыйбыз. Экология буенча белем бирү һәм тәрбия, кеше көнкүрешенең барлык өлкәләрендә дә рухи һәм әхлакый мәсьәләләргә даими игътибар, барлык социаль төркемнәргә: өлкәннәргә, инвалидлар, яшьләр һәм балаларга дәүләт хакимияте дәрәҗәсендә игътибарлы мөнәсәбәт һәм кайгырту шулай ук гамәлгә ашырылырга тиеш.

«Җир Хартиясе» үзендә икътисадны, сәясәтне, экология,  белем бирүне берләштерә, этноконфессиональ толерантлыкка һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә көчен куя. Шуңа күрә Татарстанда аны гамәлгә ашыру «ТЯГ» хәрәкәте эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора.

Безнең төп бурыч – һәрбер закон һәм дәүләт карары, проект яки акция әлеге халыкара документның рухы һәм һәр хәрефе, югары гуманлык һәм гаделлек рухы белән сугарылган булуын һәрвакыт истә тоту.

 


Х Х Х

 

Безнең алда зур эшләр тора. Максатыбыз – демократик федерализм принципларына нигезләнгән, һәр гражданны кайгырткан, үзенең рухи чыганакларына, мәдәни-тарихи кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә, туган табигатенә сак мөнәсәбәттә булган югары үсештәге социаль дәүләт төзү.

«ТЯГ» хәрәкәте Дәүләт Думасының «ТЯГ» ярдәмендә сайланган депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бер үк  исемдәге төркем депутатлары, «ТЯГ» ның вәкаләтле хакимиятнең район һәм шәһәр органнарындагы депутат төркемнәре, шулай ук җирле үзидарә органнары белән үз программалары максатларын гамәлгә ашыру өчен алга таба да үзара хезмәттәшлеген үстерәчәк.

Бу Программада куелган бурычлар, мәсьәләләрне, үзләренең интеллектуаль, иҗади куәтен, мөмкинлеген гамәлгә ашырып, үз Ватанын чын күңелдән яраткан, җәмгыять мәнфәгатьләрен шәхси  мәнфәгатьләрдән өстен куйган, үзләре белән бергә яшәүче гражданнарны лаеклы имин тормыш белән тәэмин итү дигән уртак максат белән берләшкән кешеләр генә хәл итә ала.

Мондый кешеләрне «Татарстан –яңа гасыр» – «Татарстан – новый век» Республика иҗтимагый хәрәкәте берләштерә.

Нравится

Наши мероприятия

Доклад

Председателя Политсовета

на VII съезде Республиканского

общественного движения

«Татарстан - новый Век»